Тагын бер хакимият башлыгын ышанычны югалткан өчен эшеннән алганнар

Кама Аланы хакимияте башлыгы ришвәтчелектә һәм керемнәрен яшерүдә шикләнелә.

Кама Аланы хакимияте башлыгы Ринат Сәлахетдинов Түбән Кама прокуратурасы күрсәтмәсе буенча ышанычны югалтуга бәйле рәвештә эшеннән җибәрелгән. Исегезгә төшерәбез: бистә хакимияте башлыгы “Водоканал” директорыннан 108 мең сумлык iPhone 16 Pro, шулай ук айфонга 10 мең сумлык кирәк-ярак рәвешендә ришвәт алуда шикләнелә.

Шуның бәрабәренә ул коммерция фирмасы директорына башкарылган эшләр буенча документларга кул куярга тиеш булган. Моннан тыш түрәнең законсыз төстә җир кишәрлегенә ия булуы һәм керемнәре турында ялган мәгълүматлар тапшыруы ачыкланган.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/06/173910/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле