Чаллыда күпбалалы гаилә балалар бакчасы белән судлаша. Бу хакта “Челнинские известия” шәһәр суды мәгълүматларына таянып яза.
Эш материаллары буенча, сабыйлары балалар бакчасына йөри, әмма гаиләгә ата-ана түләвен 50 процентка киметүдән (күпбалалы гаиләгә шулай тиеш) баш тартканнар. Сәбәбен гаиләдәге зур баланың балигълык яшенә җитүе белән аңлатканнар. Шул ук вакытта бу баланың уку йортының көндезге бүлегендә, бюджет хисабына, өченче курста укуы исәпкә алынмаган. Суд балалар бакчасы гамәлләренең законга туры килмәвен таныган. Мәктәпкәчә оешмага гаилә өчен ташлама бирү бурычын йөкләгәннәр. Суд карары законлы көченә кермәгән әле. Димәк, аңа шикаять белдереп була.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173915/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–