Тукай районы прокуратурасы Чаллы елгасында 15 яшьлек үсмернең һәлак булуы сәбәпле тикшерү үткәргәннән соң фаҗигадә гаеплеләрне ачыклаган. Бу хакта “Челнинские известия” яза.
Исегезгә төшерәбез: судагы фаҗига 11 июньдә 16.30 сәгатьтә “Луч” бакчачылык ширкәте тирәсендә булган. Үсмер тиешсез урында елгада су коенган чагында батып үлгән. Күзәтчелек органнары тикшерү нәтиҗәләре буенча мондый фаҗигаләрне кисәтү эшенең тиешенчә оештырылмаганлыгын билгеләгән. Башкарма комитетның җирле җитәкчеләре сулыкларда халыкның иминлеген тәэмин итү, фаҗигаләрне кисәтү мәсьәләләре буенча тиешенчә эшләмәгән булып чыккан. Тикшерү нәтиҗәләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесе исеменә, ачыкланган кимчелекләрне юкка чыгару таләбе белән, кисәтү җибәрелгән. “Битарафлылык” статьясы нигезендә җинаять эше кузгатылган. Җинаять эшен тикшерүне район прокуратурасы контрольгә алган.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/173897/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday