1 сентябрьдән Түбән Новгород, Ярославль, Тула, Ленинград өлкәләрендә, Луганск Халык Республикасы, Чечня һәм Мордовия Республикаларында мәктәп укучыларына тәртип өчен билге куя башлаячаклар.
Тәҗрибә рәвешендә тормышка ашырыла торган проектта барлыгы 84 мәктәп катнаша. Уңай дип табылса, аннан соң илнең барлык мәктәпләрендә тәртип өчен билге куя башларга мөмкиннәр. Россия мәгърифәт министры урынбасары Ольга Колударова әйтүенчә, 1–8 нче сыйныф укучыларына ел дәвамында тәртип өчен билге куярга тәкъдим ителә. Өлкәнрәкләрен исә борчып тормаячаклар. Чөнки алар имтиханга әзерләнә. Министр урынбасары сүзләренә караганда, киләчәктә әлеге билге аттестатта да урын алачак. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/06/174104/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday