Винарис Ильегет белән аның кафесында очраштык. Иң башта аның сумкасы игътибарны җәлеп итте. “Брендлы сумка” “Филипп Клейн” диде ул горурланып. Менә үзегез карагыз әле:
“Бу – табигатьтән. Мин күзне махсус ачмыйм…”
Зур күзле караш, популяр җырлар, Винарис – кем ул?
– Винарис, сезгә бер сорау бирим әле. Үпкәләтә күрсәм – гафу итегез. Минем әни әйтә – ул Винарисның күзләре нигә шундый зур, ди. Чыннан да, сез кайчак сәхнәгә чыккач шундый итеп карыйсыз, күзләр орбитадан чыгып төшә кебек. Бу бер сәхнә ысулымы соң?
– Бу – табигатьтән. Мин күзне махсус ачмыйм, шулай килеп чыга ул минем.
– Менә хәзер күрсәтә аласызмы?
– (Ачып күрсәтә). Монысы – юри. Сәхнәдә үзе килеп чыга ул.
– Сез үзегезнең иң популяр җырыгыз нинди дип уйлыйсыз?
– Анысын халык кына әйтә аладыр.
– Мин халык Яндекс аша нәрсә эзләгәнен караган идем, “Син булганда”, “Туган көн” һәм “Мөкәррәмә”. Бу сезнең өчен яңалыкмы?
– Алар социаль челтәрләргә кертелгән җырлар. Тамашачы мине күбрәк “Килеп китсәң, ни була”, “Чиялектә” җырлары аша белә, алар анда юк. “Мөкәррәмә” – Хәмдүнә апа җыры. Тегеләре – минем җырлар. “Чиялектә”не мин беркая да кертмәдем.
“Мин аны йөз тапкыр сөйләдем инде…”
Милләт, исем, башка дингә күчү
– Винарис, ә үзегез турында ни эзлиләр дип уйлыйсыз, беләсезме?
–…
– Милләт.
– Әй, милләт! Мин аны йөз тапкыр сөйләдем инде. Әнием – татар, әтием – яһүд, исемем – Блехер Виталий Ефимович, мулла кушкан исемем – Винарис Ильегет. Ильегет әнинең кыз фамилиясе Ильзигитовадан. Анысы Хәмдүнә апа идеясе. Ильзигит булмый, татарча кирәк, Ильегет диде.
– Шул сорау булгач, әйтегез инде – сез үзегезне кайсы милләт вәкиле дип хис итәсез?
– Татар.
– Сез бик үзенчәлекле кеше татар сәхнәсендәге – Блехер Виталий Ефимович, татарча җырлый.
Аллага шөкер. Минем әти татарча миннән яхшырак сөйләшә иде. Мөселман динен алган, татарча сөйләшкән. 52 ел әнием белән торды.
– Һәм тагын бер сорау – сезнең динегезне алыштыруыгызны еш телгә алалар. Мин сәбәпләрен сорамыйм инде…
– Сәбәпләрен әйтәм. Православие – миңа якынрак булган дин. Мин теләсә кайсы динне хөрмәт итәм.
“Бер җырчы да юк түләмәгән”
Эстрада бәясе: “300-400 мең чыгарасың…”
– Телевидениегә түләргә күп кирәк дидегез. Җырчы булам дип йөрсәң, күпме чыга?
– Аена иң аз дигәндә бер 300-400 мең чыга инде.
– Акчаң булмаса, үзалдыңда җырлап йөрисең инде?
– Әйе… Бер җырчы да юк түләмәгән. Башта мин дә түләдем, хәзер инде түләмим, кеше инде болай да белә, йөриләр.
– Бу түләнгән акчалар кире кайтамы соң җырчыга?
– Кемгә ничек. Миңа кайта иде. Хәзер түләмим, күп эшләмим дә. Хәзер башка бизнес бар.
– Бу түләүне гадел дип уйлыйсызмы? Әйтергә мөмкиннәр бит – радионың да, телевидениенең дә яшисе бар, аларга да акча кирәк.
– Безнең бит хөкүмәт бар! Шулаймы? Алар аны карарга тиеш. Артистлар түгел. Элекке җырчылар бит бер тиен дә түләмәгән.
– Әмма бит элек җырчылар алай күп булмаган, бөтен кешене кертеп булмый.
– Шуңа күрә бөтен артистны кертергә дә кирәкми. Мин беренче тапкыр радиога килгәндә, Вафирә Гыйззәтуллина эшли иде. Утызлап җыр биргән идем – өч җырны гына алды. Хәзер теләсә кайсы җырны алып киләсең, акчаңны түлисең дә – пожалуйста! Җырла! Элек алай түгел иде, “иләп” калдыралар иде. Теләсә кем керми иде.
– Худсоветта “шәхси фактор” дигән әйбер булган, диләр. Сине шәхсән яратмаган кеше була икән – ул кертми.
– Анда бит бер генә кеше түгел, утызлап кеше утыра иде. Хәзер худсоветта бер-ике кеше. Чөнки акча түлиләр. Дөрес җырлыймы, грамотасы бармы, җырлый беләме – барыбер. Хәзер бит компьютер заманы. Ә без үзебез җырлаган буын.
– Винарис, ә менә теге чакта 30 җырыгызның берсен дә алмаган булсалар?
– Китәр идем! Үзем өчен генә, банкетларда гына җырлар идем. Мин 8 ел укыдым үземне сәхнәдә ничек тотарга дигәнне. Хәзер бит беркайда укымыйлар, бернәрсә аңламыйлар, нота дигән нәрсәне дә белмиләр. Һәм җырлап йөриләр! Шунысы әйбәт түгел.
– Җырлар кабатлана дигәч, бер җырчы “ноталар 7 генә бит, кабатланмый нишләсеннәр” дигән иде.
– Ноталар җиде генә, әмма тавышлар бит күп!
– Сезнең нинди белем бар?
– Мин Пермьдә малайлар өчен хор мәктәбендә 7 ел укыдым, академик вокал бүлегендә. Пермьдә культпросвет училищесына кердем, аны укып бетермәдем, аннары мәдәният институтына кердем, режиссура бүлегенә.
“Хәмдүнә апа өйрәтте мине сәхнәдә тотарга”
Сәхнәдәге остаз – Хәмдүнә Тимергалиева
– Сезнең сәхнәдә үз-үзегезнең тотышы үзенчәлекле. Сезгә моны укыттылармы? Кешене укытып, аны харизмага өйрәтеп буламы?
– Юк, харизма я бар, я юк. Минем әни дә, әти дә эмоциональ кеше иде. Сәхнәдә үземне тотарга мине Хәмдүнә апа өйрәтте. Шуңа күрә миндә Хәмдүнә апа чалымнары бар, дип уйлыйм – сәхнәдә тотышта, җырлауда, энергетика бирүдә… Институтта да укыттылар, режиссерлык бүлегендә актерлык осталыгы бар иде. Анда сәхнә бизәлеше дә бар иде. Кешегә биреп була нәрсәнедер, әмма һәр кешенең үз мөмкинчелекләре, ул холыкка да бәйле. Мәсәлән, мин сәхнәдә үземне шат тотам.
– Сез Хәмдүнә апа белән ничек шулай дуслашып киттегез?
– Миңа 18 яшь чагында ул Пермьгә үзешчәннәр конкурсына жюри рәисе булып килде. Хәмдүнә апа шунда мине күрде дә: “Малай, сиңа җырларга кирәк”, – диде. Татарча! Ә мин татар телен аңламый да идем. Әмма татар җырлары ошый иде, чөнки әни дә татарча җырлый, дәү әни дә җырлый, гармунда уйный… Хәмдүнә апа Казанга чакырды, мин килдем һәм өч ел аның янында яшәдем, аннары ун ел буе төркемендә эшләдем.
– Сезгә кем дип дәшә иде?
– Еврейчик дип әйтә иде ул мине, “Винчик” дип, “Еврейчигым”, дия иде.
– Ә сез? Хәмдүнә апа?
– “Түтәй”.
– Хәмдүнә апа белән бәйле кызыклы истәлек тә сөйләгез әле?
– Алар беләсезме күпме булды!.. Без ничектер 3 ел Хәмдүнә апа белән бөтенләй сөйләшмәдек. Бер җырчы, әллә нәрсә сөйләп, безнең араны бозды. Өч елдан соң Хәмдүнә апа үзе шалтыратты да әйтте: “Еврейчик, еврейлар күп. Әмма синең кебек еврей точно юк. Иди мой воздушный пилотка ко мне”, – диде. Аннары мин аның янына килдем һәм без, дуслар буларак, тагын аның белән аралашып яшәдек. Эшләмәдек, әмма дуслар булдык.
– Хәмдүнә апа белән сездә чыннан да уртак чалымнар бар…
– Халыкчан җырлыйбыз.
– Әйе, сез аның кебек сәхнәдә ут уйнатасыз.Холыклар туры килгәндер?
– Без ярты сүздән бер-беребезне аңлый идек. Ул миңа әйтергә дә өлгерми иде – мин аны аңлый идем. Ул да шулай. Ул минем икенче әни булган. Авыр чакта да, рәхәт чакта да ул янәшә иде. – Гаиләләр белән дус булдык, минем әти-әни аның белән аралашты. Гел кунакка чакыралар иде аны.
– Хәмдүнә апа бик усал иде, диләр…
– Юк. Аның йөрәге олы иде. Мәсәлән, миңа аның начар сүз дә әйткәне булмады. Без сугышып йөрмәдек. Дөрес, әйтсә каты әйтә иде. Хаклы булмасаң, әйтә иде. Ул әрләшә иде, әмма өйрәтеп. “Паразит!” дип тә әйтә ала иде.
– Миңа бер тарих сөйләгәннәр иде – ул концерт белән килешкә клуб директоры исерек килеш бүлмәсендә утыра икән, каршы да алмаган. Ул аны җилтерәтеп чыгарып аткан…
– Ул каты итеп әйтергә дә, килеп башына биреп алырга да мөмкин иде. Әмма безгә ул алай итмәде. Ул безне – Илһам Шәриф, Илназ Минвәлиев, мине – балалары кебек күрә иде. “Өч малаем” дия иде. Бик карады ул безне. Аеруча Илһамны. Мин – кече улы кебек. Киендерә, ашата иде. Гастрольләрдә – гел безнең белән. Килә минем өйгә – анда бардак. Ул, пирчәткәләр киеп, җыештыра. Әни кебек булган ул безгә.
“Эстрада – үзе бер гаилә”
Гаилә, дуслар, Лилия белән мәхәббәт тарихы
– Винарис, ничек уйлыйсыз? Эстрадада булганнарның гаилә бәхете бик юк. Ни белән бәйле икән ул? Ир җырчыларның бар әле гаиләләре, хатын-кыз җырчыларга авыррак сыман… Тормыш үзгәрдеме?
– Эстрада ул үзе бер гаилә. Без барыбыз да туганнар кебек. Минем өчен шулай. Кемдер дус, кемдер дошман, әмма ул гаилә.
Мин мәсәлән 45 яшькә кадәр бәхетле булмадым дия алмыйм. Бөтен нәрсәм бар иде тормышымда. Менә хәзер Лилия белән кавыштык. Хәзер минем өчен икенче тормыш башланды.
– Моңа ышанып та бетмәүчеләр булды инде, хайп дип тә әйттеләр.
– Ышанмыйлар, язалар… Язсыннар! Илһам абый әйтмешли, әйтсеннәр, сөйләсеннәр – минем өчен популярлык кына….
– Шуның өчен генә оештырылган дип яздылар диюем.
– Юк инде. Без Лилия белән 25 елдан артык дус. Дус булып йөрдек-йөрдек тә, менә шул хәлгә килеп җиттек. Пиар түгел ул.
– Анысын аңлыйм, әйтүгә ничек карыйсыз?
– Әйтсеннәр. Миңа п… Шулай дип әйтим әле?
– “Ир белән хатын-кыз арасында дуслык була алмый” дигәннең дәлиле булдымы инде бу?
– Бар ул. Без 25 елдан артык дуслар булдык.
– Әмма бит ахыры…
– Гафу итегез, ничек бар – шулай килеп чыкты инде. Без бит икебез дә олыгайдык. Балалар үсте. Үзебез өчен дә яшәргә кирәк бит. Лилия дә лаеклы аңа, мин дә. Лилия дә матур сәхнәне күрде, мин дә. Хәзер, тагын да матуррак булсын дип, бергә инде. Безгә чыннан да рәхәт. Без нәрсә телибез – шуны эшлибез. Нәрсә телибез – шуны ашыйбыз.
– Лилия дә туктап торды…
– Әйе, мин аңа әйткән идем – җитте сиңа өйдә ятарга, әйдә, дидем.
– Сез чыгардыгызмы аны кабат сәхнәгә?
– Мин үз көчемне керттем. Яңа җырларны яздырабыз. Лилия ул шундый кеше – аңа әз генә ярдәм итеп, күңелен күтәреп җибәрергә кирәк.
– Лилия орышмыймы соң хәзер хәзер Хәмдүнә апа кебек?
– Лилия бик чисталык ярата. Ул өйне тәртиптә тота, мин дә тәртип яратам.
– Хәзер тормышлар әйбәтләнеп киттеме соң?
–Ул бөтенләй башка тормыш. Ялгызлык ул – ялгызлык. Өйгә кайтасы килеп тора, өйдә сине кемдер көтә… Привет сүзен дә ишетүе рәхәт. Кич утырабыз, чәй эчәбез, Лилия бик тәмле пешерә, пешерергә ярата. Мин ашарга яратам, ашата ул мине… Тормышта ялгызың барганда авыр, кемдер янәшә булса – җиңелрәк. Ышаныч та күбрәк була. Мин үзем дә әйбәт яшәдем, хәзер күпкә җиңелрәк. Авырлыклар булса, киңәшәбез, Лилия бик акыллы, миңа киңәшләрен бирә. Мин аны тыңлыйм, беркайчан да юк димим.
– Китәм эстрададан дип куркыттыгыз әле. Лилия каладыр бит?
– Минем бизнес бар. Ул миңа күбрәк акча китерә. Ул җиңелрәк. Эстрадада хәзер бик авыр бит. Бик күп энергия ала ул. Лаундж-бар, кибет, банкет залы бар. Беркая йөрисе дә юк, шәһәрдә генә.
– Һәм акча түлисе дә юк…
– Һәр бизнесның үз чыгымнары бар инде. Лилия йөри, җырлый. Лилия ул миннән популяррак, ул миңа караганда мәгънәлерәк. Мин бит шаянрак җырчы, андыйлар да булырга тиеш. Мин Лилиягә мөмкинлек бирәм – җырласын гына.
“Бер җырчы да юк түләмәгән”
Эстрада бәясе: “300-400 мең чыгарасың…”
– Сез 300-400 мең түлибез дип шаккаттырдыгыз…
– Һәм, тагын да күбрәк түли топ-җырчылар. Аларның күпме китә. Безнең бер унлап тв, егерме радио.
– Түләмәсәң, берсе дә алмыймы?
– Алар ала, әмма алар җырны “әйләндерми”. Кайсы радио икәнен әйтмим – бер радиода җырны фонотекага алыр өчен 5-7 мең сум акча сорыйлар. Архивка алыр өчен! Мин түләмим. Аласызмы яңа җырны – аласыз. Алмыйсыз – ярар, кирәкми, димәк.
– Ә җырны яздыру күпмегә төшә? Әзер продукцияне дә бирәсез, акча да өстәп түлисез булып чыга бит.
– Клип белән бергә 300 меңгә төшә инде. Минимум. Көй язучыларга, җыр сүзләренә, аранжировка, музыкантларга, сведение, әзер җырга – клип, аны бирәсең. Иң арзан клип – 100 мең, андыйларны хәзер төшермиләрдер дә инде ул хәзер. 200-250 мең клип кына.
– Иң арзанлы җыр күпмегә төшә?
– 100 мең.
– Бер альбом ясыйм дисәң, күпмегә төшә инде?
– 16-17 җыр – чутла. Ике миллионга якын. Радиога ротациягә бирсәң, радио-телевидениегә…
– Безнең җырчылар шулай бай инде алайса, шундый акчалы бизнес. Күпме яшьләр килә бит шуңа күрә.
– Топ-җырчылар моны эшли ала. Атнада 5-6 концерт куйган җырчы эшли. Алар бөтен акчаны шушы рекламага тыга да инде. Безнең культура үсмәячәк тә. Чөнки без – җырчылар барысын да үзебез эшлибез. Безгә беркем булышмый. Булышмыйлар бит.
– Ничек булышырга?
– Мәсәлән, оркестр белән эшләргә мөмкинлек бирергә. Ниндидер белем алырга мөмкинлек бирергә. Чөнки җырчылар, теләгән очракта, акча түләп укый. Хәмдүнә апа әйтә иде – филармониядә фониатор, вокалист булган, алар ничек җырларга икәнен күрсәткән. Без, җырчылар, үз иркебездәге фахишәләр кебек. Кайда алалар – шунда барабыз.
Кем ничек булдыра, шулай җырлый. Халык төкеренә-төкеренә, әмма карый. Тамашачы кабул итә бит.
– Ә кая барсын?
– Тыңламасыннар. Элек теләмәгәндә тыңламаганнар бит. Йөриләр бит. Унбишәр көн куялар иде. Элек бит беркем дә алай эшләмәде. Ну Салават кына…
– Сез концертлар куюдан туктыйм димәгез инде.
– Юк, мин китәм димим. Минем күп эшлисем килми элекке кебек. Арыдым мин.
– Сәхнәдән?
– Юк, сәхнәдән түгел. Сәламәтлек ягыннан авыр.
– Сәхнәдә эшләү авырмы? Күпме яшьләр бара бит кызыгып.
– Беләсезме, миңа әти әйтә иде. Әй, эшмени ул, бар икътисад бүлегенә бар, укы, заводта эшләрсең дип, үзләре кебек. Казахстанга бардык 2001 елда. Әни барды минем белән гастрольгә. Ике атна йөрдек. Кайттык, әни әтигә әйтә: “Ефим, тагын бер тапкыр эш түгел ул дип әйтсәң, мин синең белән аерылышам”, ди. Ике атна ялсыз заводта эшләвең әйбәтрәк алай йөрүгә караганда диде. Ул җиңел эш түгел. Аннары гына әти белән әни аңладылар.
– Нәрсәсе авыр?
– Эмоциональ яктан, физик яктан. Менә ун сәгать автобуста бар да, 3 сәгатьлек концерт куй. Әле без тере тавышка җырлыйбыз. Фонограммага авыз ачып була, ә менә тере тавышка җырлап кара. Шуңа да мин аптырыйм Илсөягә, Фирдүскә, Ришатка. Алар ничек көн саен концерт куя. Шуңа күрә Илсөя дә хастаханәдән чыкмый, Фирдүс тә капельницада ята. Бу бит әйбәт түгел. Ә минем яшисе килә. Өстәвенә мин әле генә өйләндем.
– Халык аңламый да инде җырчыларның нинди корбаннарга барганын…
– Мин инфаркт алдым. Бөтен эмоцияне үзең аша уздырасың. Җырчыларның күбесе инсульт белән китә, инфаркт белән. Ашказаны җәрәхәтеннән дә китәләр анысы.
– Расписаниесез ашауданмы?
– Һәр җырда тема бар. Шул җырдагы теманы үзләре аша уздыралар. Ә язва – моннан (Винарис иягенә чиртеп күрсәтте).
– Әй, нигә булмасын. Һәр концерттан соң өстәл… Анда барыбер шешә була. Менә шулай.
– Ә сез ул чирдән ерак калдыгыз?
– Аллага шөкер, юк. Мин эчәм! Мин нормаль кеше. Миңа беркайчан тыю булмады. Хәзер дә без берәр кая кунакка барсак, без тотып куябыз. Лилия бер ике рюмка эчәргә мөмкин, мин рәхәтләнеп эчәм. Яратам ул әйберне.
– Ярамый дисез бит.
– Чамасын белеп, көн саен түгел.
– Рәхәтләнеп булгач, чамасын белеп буламыни.
– Аена бер-ике тапкыр эчәм, миңа рәхәт. Миңа җитә ул. Һәр көн түгел бит инде.
Автор: Рәмис Латыйпов
Винарис белән интервьюның дәвамын якын арада Татар-Тудей каналында укый аласыз.
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday