Белгәнебезчә, татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин белән абыйсы Ренат та бер төркемдә – ул гармунда уйный. Концертларның берсендә Ренатның гримеркадагы аяк киеме югалган. Ялгыш алганнармы, урлаганнармы – бу турыда билгеле түгел.
Бер номердан соң сәхнәгә чыгарга кирәк. Сәхнә артында аларның ап-ак костюм-чалбардан киенгән әтисе дә булган. Артистлар тиз генә җаен тапкан.
«Кемдер гримеркадан Ренатның аяк киемен алып киткән. Әле ярый әти булды. Әтинең ботинкасын Ренатка кидердек, әтигә – кроссовка», – дип кызык табып сөйли Марат Яруллин.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/yaryi-ati-buldy-marat-yarullinnyn-abyisy-belan-kunelsez-xal-bulgan-5873788 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday