Марат Шәйбәков нинди операция ясаткан?

Соңгы вакытта Башкортстанның атказанган артисты Марат Шәйбәков сәхнәдән дә, Интернет челтәрендә дә югалып торган иде. Җанатарлар аңа борчылып бик күп язмалар да җибәргән. Ниһаять, җырчы үзенең хәленә ачыклык кертте. Ул шушы көннәрдә йөрәгенә җитди операция ясаткан.

“Хәерле көн, җанатарларым! Югалттыгыз инде, бик күп сораулар килә. Мин дәваханәдә. Йөрәккә бик җитди операция ясалды. Табибларга зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Барысы да яхшы үтте…”, – дип язып керткән Интернет челтәренә Марат Шәйбәков.

Без дә җырчыга тизрәк савыгуын теләп калабыз.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2025-06-29/marat-sh-yb-kov-y-r-gen-operatsiya-yasatkan-4294566

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле