Җырчы Резеда Бүләкова табигать кочагында матур клип яздырмакчы булганда сүгенгән.
Матур табигать кочагын да сайлап алганнар – җырчы болыннан атлап бара. Клипны төшергәндә аның кулына нидер килеп куна – рәвешенә караганда, кигәвенгә охшаган. Җырчы, “сандугачтай сагынып кайтка-а-ач” дип моңланып сузып барганда тавышын калтыратып җибәрә дә, “б…т!” дип бөҗәкне куып җибәрә. Клипны төшергән видеограф кыз да, кадрның бозылганын кабул итмичә булса кирәк, саф татарча “с..м, б..т!” дип куя.
Бу роликның 371 мең тапкыр караганнар. Резеда Бүләкова бу видеоны “Съемка процессында болай да була” дип язып куйган. Аны тагын бер әйбер борчый икән – “Матур җыр куелган матур рилсларны карамыйлар, сүгенүне карыйлар”, дип яза ул.
Җырчыны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Аны сүгенү сүзләре белән үзен популярлаштыруда гаепләп язганнар. Резеда исә “мин монда бернинди начарлык күрмим. Бу – минем аккаун һәм нәрсә теләсәм, шуны куям”, дип яза.
“Идән асты дәрәҗәсе” дип язган берсе һәм моны затлы йортта идән уртасына йомыш йомышлау белән чагыштырган. Резеданы яклаучылар да бар – “без сүгенүдән көлмибез, көлкеле реакциядән көләбез”, дип язалар. “Әстәгафирулла, тәүбә, телеңне чаксын!” дип бик каты язучылар да бар. “Яулык бәйләгән хатынга негатив язып, кешене гаепләү килешми”, дип җавап биргән җырчы.
Резеда Бүләкованың клибы:
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday