Хатын-кыз (ир-ат та булырга мөмкин) гадәттә баласына 1,5 яшь тулганчы декрет ялында утыра. Бу чорда аңа хезмәт стажы исәпләнелә һәм пенсия баллары да бирелә. “Татар-информ” Татарстанда бала карауга күпме балл алып булуын һәм аның булачак пенсиягә ничегрәк йогынты ясавын белешкән.
Бала карау фәкать картлык буенча иминият пенсиясенә генә йогынты ясарга мөмкин. Татарстанда аны алу өчен кимендә 15 еллык эш стажына һәм 30 пенсия баллына ия булу кирәк. Бала караган өчен иминият стажын исәпләү 1,5 яшькә кадәрге бала карау ялы түбәндәге очракта стажга кертелә: кеше аңа кадәр рәсми төстә эшләсә яки аннан соң рәсми төстә эшкә урнашса. Әгәр дә инде рәсми төстә эшләмәсә яки бөтенләй эшләмәсә, бу 1,5 ел стажга кертелми. Моннан тыш иминият стажына бала карауның күп дигәндә 6 елы гына (дүрт бала өчен) кертелә. Әгәр ана кеше биш тапкыр декрет ялына китсә, стажында шундый дүрт чор гына исәпкә алыначак, дигән сүз.
Декрет ялы өчен пенсия баллары
Бала караган өчен исәпләнелә торган баллар саны гаиләдәге ничәнче бала булуына карап аерылырга мөмкин. Беренче бала белән декрет ялында утыруның бер елы өчен 1,8 балл бирелә. Икенче балага – икеләтә артып, 3,6 балл тәшкил итә. Өченче һәм дүртенче бала белән декретта утыручыга 5,4 балл өстәлә. Баласы туганнан соң декрет ялына китмәгән һәм рәсми төстә эшләвен дәвам иткән хатын-кыз өчен исә икесенең берсен: йә хезмәт чорын, йә декретта утыру чорын гына исәпкә алалар. Бу очракта аның өчен иң кулае сайлап алына.
Чыганак: https://vatantat.ru/2025/07/174725/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday