Арча районының Югары Курса авылы егете Илназ Габдрахмановка 23 яшь кенә. Июньдә генә гаилә корган, бүген Чаллыда яши. Хатыны Зилә белән зур хыяллары бар. Барысы да башкаларныкы кебек. Тик алай түгел. Соңгы берничә елда зур сынаулар аша узарга туры килгән егеткә. Әтисез калу да, үзе теләп чыгып киткән СВОдан аяксыз кайту да, шуңа күнеп яшәргә өйрәнү дә язылган аның язмышына.
– Өлешчә мобилизация башлангач, мине дә чакырырлар да көттем. Армия хезмәтен тәмамлап кына кайткан чагым иде. Чакырмадылар. Аннары үзем барып сорадым. Алмадылар. Күпбалалы гаиләдән булгач, кире бордылар, күрәсең. Без – гаиләдә биш бала, мин иң олысы. Бер ел элек әтиебез вафат булган иде. Әниебез 40 яшендә тол калды. Иң кечкенәбезгә әле 3 кенә яшь иде, – дип сөйли Илназ.
Илдә булган хәлләр күңеленә һич тынгылык бирми аның. Дус егетләре белән гел сөйләшеп, аралашып тора. Йөрәге алар янына ашкына. 2023 ел башында янә тәвәккәлли егет. Берәүгә дә әйтмичә, контракт төзи. Әнисенә дә махсус хәрби операция зонасына барып җиткәч кенә әйтергә җыена.
– Тик әнигә башкалар әйткән. Иң кыены аның күз яшьләрен күрү булды. Бик өзгәләнде. Әмма инде артка юл юк иде. Ничек инде дусларың, авылдашларың, райондашларың анда ут эчендә булганда, монда тыныч күңел белән ятып була?! Үлемнән курыкмадым: барысына да риза идем. Егетләр янына барып җиткәч, курку хисе бөтенләй югалды. Анда бар да башкача. Син бүтән дөньяга эләккән төсле буласың, – дип сөйли Илназ. – Нык үзгәрдем. Бердәмлек, дуслык төшенчәләренең чын мәгънәсен анда яхшырак аңладым. Егетләр дуслыгы турында сөйлиләр бит әле. Анда ул өзелмәс җепләр белән бәйләнгән. Төрлесен күрдем. Ризыксыз көннәр дә, бер йотым суга тилмерү дә булды. Әмма бирешмәдек. Безне дуслык коткарды. Син анда бертуганнарга әйләнеп бетәсең. Бер савыттан ашаган, бер стакан суны бүлеп эчкән дустыңның яралануын күрү дә бик авыр. Тагын да читене – аларны бөтенләйгә югалту.
Ул да бик күп дусларын югалта. Үлем янәшәсендә йөргән чаклар күп була аның. Әниемнең догалары саклап калгандыр, ди.
– Ирләр еламый, дисәләр дә, йөрәк елый. Андый чакларда күңел дә төшә, туган йорт, кадерле кешеләреңне сагынасың. Күрешүләр насыйп булса иде, дип телисең. Анда мин дөньядагы иң рәхәт җирнең үз өем икәнен аңладым. Гел әниемне уйладым. Миңа берәр хәл булса, ул нишләр, ничек түзәр, дидем. Берсеннән-берсе кечкенә сеңел-энеләрем күз алдымда булды. Яшермим, бик сагындым, – ди Илназ. – 2024 елның декабрендә мин яраландым. Дрон кыйпылчыгы эләкте. Бик күп каным аккан. Госпитальгә алып килгәндә, аңсыз булганмын. Палатада күзләремне ачтым. Карасам – бер аягымны кискәннәр. Башыма килгән беренче уй: үзем исән бит! Йөри алмасам да, ничек тә яшәрмен, дидем. Шул өмет бирде. Бөтенләй кайта алмаучылар да күп бит.
Мәскәү госпиталендә дәвалану узгач, аны өенә кайтарып җибәрәләр. Аягына туры килә торган протез да ясап бирәләр.
– Протезга бик ияләнә алмадым әле. Әмма әкренләп йөрергә өйрәнә башладым, – ди ул. – Төшенкелектән мине Зиләм коткарды. Телефон аша танышып гаилә корган кешеләргә аптырый идем. Дус егетем аша мин дә үземә насыйп яр таптым. Шулай икәү бергә утырганда, аңа йөргән кызы шалтыратты. Видеоэлемтә аша сөйләшә башладылар. Кыз үзе генә түгел иде. Янында дус кызы да бар. Менә шулай итеп Зилә белән таныштык.
Егет кызны телефон аша бер күрүдә гашыйк була. Башта бер аягы юклыгын сиздерми. Тик озак яшереп булмый, беренче очрашу озак көттерми. Кыз да аптырап калмый, иң мөһиме үзең исән кайткансың, дип Илназны кочып ала. Мәхәббәт тарихы шул көннән башлана.
– Бер-беребездән башка яши алмаганны тиз аңладык. Июнь аенда өйләнештек, – ди Зилә. – Мин гел чын ир-егетләргә кызыктым. Илназ – минем өчен герой. Башкалар кебек куркып тормаган – илебезне сакларга киткән. Бүген без матур хыяллар белән яшибез. Чаллыга күченеп килдек. Бар да яңа сәхифәдән башлана. Гомер юлыбыз югалтуларсыз, матур булсын! Әле безнең эшлисе эшләр, уй-хыяллар бик күп!
Чыганак: Гөлгенә Шиһапова - https://vatantat.ru/2025/07/174692/
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday