Медицина фәннәре кандидаты, диетолог, превентив һәм интегратив медицина табибы Римма Мойсенко эссе көннәрдә җиңел аксым белән тукланырга киңәш итә.
«Бу – күркә, тавык итләре, диңгез продуктлары, балык булырга мөмкин. Мондый аксым организмда яшелчәләр белән бергә яхшы үзләштерелә. Әгәр без авыр аксымлы ризыклар, мәсәлән, шашлыклар турында сөйлибез икән, моны атнага 1 тапкыр рөхсәт итәргә мөмкин», – диде эксперт.
Ул чикләвек, чипсылар һәм какланган ризыкларны азрак кулланырга кирәклеген искәртте, чөнки организмда су запасы кимеп, шешенүләр барлыкка килергә мөмкин, диелә хәбәрдә.
ЧЫГАНАК: https://radio1.ru/articles/obschestvo/dietolog-predupredila-kakie-produkti-opasno-upotreblyat-letom/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

