Роспотребнадзор бу бик эссе көннәрдә хезмәткәрләрнең эш вакытын үзгәртергә тәкъдим иткән.
Ведомство рекомендацияләренә караганда, бүлмәдә һава температурасы +28,5 градус булган очракта эш көнен бер сәгатькә кыскартырга кирәк. +29 градус булганда – ике сәгатьткә, +30,5 градус һәм аннан югарырак булганда –дүрт сәгатькә кыскарту тәкъдим ителә.
Ачык һавада эшләүчеләргә исә аерым кисәтү чаралары кагыла. Һава температурасы +32,5 градус һәм аннан зуррак икән – 15-20 минут эшләгәннән соң кимендә 10-12 минут дәвамында салкынча урында ял итеп алу кирәк. Экстремаль шартларда эшләү, дип атала бу. Роспотребнадзор мондый эсселек хөкем сөргән бер мәлдә эшне иртәнге һәм кичке сәгатьләргә күчерүне тәкъдим итә. Шул ук вакытта мондый эшчәнлеккә башлыча 25-40 яшьлек хезмәткәрләрне генә кертү сорала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/07/175498/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday