Яшь ярымга кадәрге баланы карау буенча айлык пособиенең уртача күләме быел 32 721,83 сум тәшкил итә. Бу хакта Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты доценты Игорь Балынин хәбәр итә.
Ике бала карау очрагында түләү –65 443,66 сумга, өч һәм аннан күбрәк балага – 81 804,58 сумга җитә.
Белгеч искәртеп үткәнчә, пособие мәҗбүри социаль иминият системасы кысасында түләнелә. Эшләүчеләр өчен аның күләме алдагы ике елдагы хезмәт хакы күләменә бәйле.
Балынин аңлатып үткәнчә, әйтик, уртача хезмәт хакы 2023 елда – 74 854 сум, 2024 елда – 89 069 сум тәшкил иткән ди. Шушы саннар нигезендә, көнлек уртача хезмәт хакы 2690,94 сум күләмендә исәпләп чыгарылган. Бу исә айлык пособие күләмен 32 721,83 сум итеп билгеләү мөмкинлеге биргән.
Белгеч сүзләренә караганда, бер балага айлык түләүнең минималь күләме – 10 103,83 сумга, максималь күләме – 68 995,48 сумга җитә.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/07/175529/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday