Кыяр белән җиңел һәм сусауны баса торган рецептлар

Ямьле җәйге көннәрдә кыяр – иң популяр яшелчәләрнең берсе. Июль ае уртасы – кыяр чорының иң кызган мәле! Кыярдан әзерләү өчен җиңел һәм сусауны баса торган ризыклар рецептлары «НТР» телеканалы сайтында чыкты.

Кыярлы су – организм өчен файдалы, җәйге эсседә сусауны яхшы баса.

  • Кирәк булачак: су, лимон һәм боз кисәкләре.

Смузи – кыярлы смузины төрле яшелчәләр, үләннәр белән кушып ясарга була.

  • Мәсәлән, кыяр, авокадо һәм тәмләткечләрне кушып, блендерда болгатыгыз.

Салатлар өчен соус («цацики» яки «дзадзики») – йогырт һәм вакланган кыярны кушып, тоз салып болгатасыз.

  • Бу соус салатка да, ит ризыкларына да менә дигән өстәмә була.

Роллар – әгәр нори яфраклары булмаса, кыярны юка гына итеп телемнәргә кисеп, эченә теләсә нинди эчлек салып төреп була.

  • Мәсәлән, краб таякчыклары һәм эремчекле сыр.

«Бәрелгән» («битые») кыяр – төп ашамлык янына шәп гарнир. Әгәр соя соусы һәм сарымсак өстәсәгез – чын Азия закускасы килеп чыга.

  • Шулай ук уылган кишер һәм кунжут орлыклары да өстәргә мөмкин.

Бу ризыкларны әзерләү җиңел, ә тәме – җәй кебек үк ямьле, диелә әлеге киңәшләрдә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/kyyar-belan-inel-ham-susauny-basa-torgan-receptlar-5874237

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле