Россия белән Украина арасында чираттагы сөйләшүләрнең көне билгелеме?

Россия белән Украина арасында сөйләшүләрнрең яңа этабы 24-25 июльгә билгеләнгән. 

Моңа кадәр яклар Истанбулда ике очрашу уздырган иде. Сөйләшүләр нәтиҗәсендә әсирләр белән алышу һәм Украинага һәлак булган хәрбиләренең мәетләрен тапшыру булды. Моннан тыш Мәскәү һәм Киев конфликтны җайга салу буенча меморандумнар проектлары белән алышты.

Үткән шимбәдә Украина президенты Владимир Зеленский Украинаның Иминлек һәм оборона советы секретаре Рөстәм Умәровның Россиягә сөйләшүләрнең чираттагысын уздырырга тәкъдим иткәнлеген белдергән. Алдагы очрашуда конфликтны тыныч юл белән җайга салу турындагы меморандумнар, шулай ук гуманитар мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/07/176437/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле