Винарис Ильегет: “Хәмдүнә апа шундый бер сүз әйткән иде…”

-- Р Л

Винарис Ильегет “Татар тудей” өчен махсус интервью биргән иде. Интервьюның беренче өлешен бу сылтамадан укый аласыз. Бу – интервьюның икенче өлеше.

Кем дус, кем дошман…

– Винарис, эстрадада дуслык юк дип әйтәләр. Тегесе моның белән сөйләшми, бу – тегесе белән. Сезнең бүтән бизнес, бүтән өлкә дә бар. Чагыштырып карый аласызмы – эстрада ул елан оясымы?

– Ул – гаилә. Гаиләдә дә кемдер әрләшә, кемдер кемнедер ярата. Мин барысы белән дә дус. Бар бер-ике кеше, мин әйтмим. Бар иде бер кеше… Мин аны барыбер минем дошман димим. Хәзер без дошманнар түгел. Аралашмасак та, күрешәбез – “Сәлам-сәлам”.

– Конкуренция, көнләшү эстрадада көчлерәкме?

– Ул бөтен профессиядә бар. Кайда көчлерәк, кайда әзрәк дип әйтеп булмый. Ул сәламәт конкуренция булырга тиеш.

– Эстрадада сәламәтме соң?

– Нормаль. Атып йөрмиләр бит.

– Астан гынамы?

– Әйе… Сүз җибәреп… Мәгълүмати сугыш артистларда.

– Анысы түзәрлекме?

– Түзәрлек… И минем турында ни генә язмадылар! Әй Ходаем! Әни укый иде. “И, балам, шулай әйтәләр!.. Пофиг, мин сине барыбер яратам!” Чөнки ул әни.

“Әниеңне яратмасаң, бу дөньяда бернине дә яратмыйсың…”

– Әниегезгә өйләнү сәбәпле, әтиегез туганнары белән аралашмаган икәнен сөйләгән идегез.

– 52 ел торды әни белән, бер туганы белән дә – апасы, энесе, туганнан туган энеләре белән дә сөйләшмәде. Миңа да тыйды.

– Аралашмау сәбәбе аның ислам диненә килүе дип аңлыйм, дөресме?

– Юк. Татарлар белән кушылуы аркасында. Мөселман дине булганы өчен дә түгел. Аның апасы: “Татарлар сине кылыч белән чабып үтерәләр”, дип әйтә иде.

– Совет заманында интернациональлек булган, милли каршылыклар булмаган дип сөйлиләр бит инде.

– Әтинең гаиләсе чын яһүдиләр иде. Бу – Менделеевлар ыруы. Чын яһүдиләр. Әтинең апасы Биробиджанда университет ректоры булган. Аларны бит шунда сөргәннәр. Сугыш вакытында әтиләре белән әниләре һәлак була. Балаларны детдомга алалар. Апалары әтине карап үстерә. Аларның шундый милләтчелек бар иде.

– Ярты гасыр буе аралашмаслык дәрәҗәдәме?

– Юк. Алар соңыннан аралашырга теләде. Шалтыратып, хатлар язып… Миңа әни сөйли иде – хатлар килә, әти аларны укымыйча да ерта торган булган.

– Нигә алай итте икән? Беләсезме сәбәбен?

– Беләм. Чөнки алар әнигә өйләнүен тыйганнар. Өйләнсәң, без синнән баш тартабыз дигәннәр. Минем әти бик үзсүзле кеше иде, сүзен әйтсә – шул сүздә тора. Дәү әни әйтә әтигә – Ефим, Маһирәгә өйләнсәң, ислам динен кабул ит, татар телен өйрән, ди. Әти бер ел эчендә татарчага өйрәнә, ислам динен кабул итә. Шулай гына Маһирә аңа чыга.

– Шулкадәр мәхәббәт булды микәнни?

– Бик, бик. Алар күгәрченнәр кебек гөрләшеп утыралар иде олыгайгач та. Әти әнигә багышлап шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап… Яраттылар инде, сүз дә юк.

– Ә сез әтиегезнең туганнары белән аралашасызмы?

– Юк, әти миңа үләр алдыннан әйтте: “Аларның берәрсе белән аралашсаң, мин сиңа теге дөньядан кирәгеңне бирәм”, дип йодрыгын күрсәтте. Ул кешеләр әниеңне, дәү әниеңне кабул итмәде. Кабул итмәгәч, син булмас идең. Минем яраткан кешемне кабул итмәгән кешеләрне ничек кабул итәсең, ди иде. Яшь вакыт – әни әтинең туганнары турында сөйли иде. Мәскәүдә “Жди меня” дигән киосклар ачылган вакыт. Мин шунда хат яздым – әтинең туганнарын эзлим дидем. Ярты елдан соң табылдылар. Ул вакытта Пермьдә яшибез – хат килгән. Мин университеттан кайттым, әти миңа усал карый. Әни әтигә күрсәтә. Нәрсә булды соң, дим. Әти минем белән сөйләшми. Әни белән кухняга кердек. Кая хат яздың, ди. Нинди хат дим. Кемне эзләдең, ди. Мин инде онытканмын – кая, нинди хат, кемне эзләдем, дим. “Жди меня”дан хат килде, ди. Аннары гына искә төште. Туганнар эзли, табарга телиләр безне, ди. Залга кердем. Әти әйтә – нәрсә, туганнар җитмиме сиңа, ди. Әти миңа шундый лекция укыды. Ул сволочьларны эзләсәң, мин сине каргыйм, диде. Усал булган минем әти. Хәмдүнә апа усал дибез. Вәт минем әти усал булган! Әмма мине ярата иде ул, иң яраткан улы мин идем.

– Винарис, сез әниегезне шулкадәр яратып сөйлисез, әниегезнең исемен дә мәңгеләштердегез, “Маһирә” дигән банкет залы ачтыгыз. Шулкадәр ярата идегезме әниегезне?

– Әниемне дә, әтиемне дә. Чөнки миңа тормыш биргән кешеләр бит инде алар. Минем туганнар да әйтә иде – “Син маменькин сыночек”. Әйе, мин “Маменькин сыночек”. Әниеңне яратмасаң, бу дөньяда башка бернине дә яратмыйсың. Минемчә, әнисенә хыянәт иткән кеше – иң гөнаһлы кеше һәм теге дөньяда аңа тәмуг. Бернинди акча белән дә гөнаһыңны ярлыка алмыйсың. Чөнки ул изге сүз – әни. Ул бит изге исем, шулай бит. Балалар да булырга мөмкин, хатын да… Ә әни – бердәнбер. Калган барысы да була һәм үтә ала торган әйбер.

– Балалар дамы?

– Балалар да. Чөнки балалар хыянәт итәргә мөмкин. Әни  беркайчан сатмаячак.

– Әниегез бик авыр киттеме?

– Ул киткәндә авыр китмәде. Ул җиде көн эчендә янып бетте. Ул бик озак авырды, әмма урында ятмады. 8 ел онкология, аннары коронавирус… Без аны дәваларга бик озак тырыштык. Ул авырый иде инде, әмма бик нык азапланып ятмады. Без бит онкологияне дәвалап бетердек кенә дигәндәй иде. Бик күп чыгымнар тоттык – аларын уйлаган юк инде. Табиблар сорады кайда дәваландыгыз дип. Кайтты гына – коронавирус. Мин аның янына беркемне дә җибәрмәгән идем – каян эләктергән ул аны? 1 июньдә, Балалар көнендә. Шулай истә калды.

– Еладыгызмы?

– Еладым. Мин әле дә искә төшерәм дә елыйм… Минем өчен әни белән әти – бик якын кешеләр.

– Винарис, гафу, ә сезнең балаларыгыз бармы?

– Юк, минем рәсми рәвештә балаларым юк.

– “Балалар хыянәт итәргә мөмкин”, дигәннән әйтәм.

– Андый хәлләр булганы бар бит.

«Хайп – ыштан төшерү түгел»

– Сәхнәдәге хайпка ничек карыйсыз? Җырчыга килешәме ул?

– Заманасы шул бит инде. Килешәдер дип уйлыйм. Бөтен җырчы хайпует хәзер. Хайп нәрсә соң ул?

– Мәсәлән, аерылышты бер җырчы. Икенче бер җырчы әйтә – ул аерылышмады, популярлык килсен өчен генә аерылышкан кыяфәт чыгарды, ди.

– Ыштан төшерергә үк кирәкми. Авыру, аерылышуны… Безнең Лилия белән өйләнешүне хайп диделәр. Ул хайп түгел. Мин Лилиягә тәкъдим ясадым, Алсу Фаракшина аны видеога төшергән, куйган соцчелтәргә. Без иртән тордык Лилия белән, ул әйтә – “Без йолдызлар”, ди. Син карале, ди. Ә миңа 200 кеше шалтыраткан. “Без нәрсә эшләдек”, ди. Ә нәрсә эшләдек соң дим. “Син миңа тәкъдим ясадың, менә кара хәзер”, ди. Миллионлаган карау. Бу хайпмы?

– Күпмедер дәрәҗәдә, әйе. Чөнки тәкъдим кеше күз алдында эшләнгән.

– Без Лилия белән халык алдында йөри торган кешеләр бит.

– Бу матур вакыйга бит инде, халык яраткандыр.

– Анда да күпме яздылар – бу пиар. Нинди пиар – Лилия 30 ел сәхнәдә, мин – 25 ел. Безгә өйләнешеп пиар ясарга кирәкме.

– Кирәктер инде.

– Юк, миңа кирәк булмады. Мин нигә тәкъдим ясадым? Олыгайган көндә ялгызым калмас өчен. Ә Лилиягә мин ышанам. Аның белән мин гомеремнең калган өлешен уздыра алам. Күпме калган анда – 45… Лилия бит инде миннән 8 елга өлкәнрәк. Лилиягә әйтәм – күрәзәче миңа 92гә кадәр яшисең, диде дим. “Ул чакта бит инде миңа 100 була”, ди. Мин әйтәм – “Мин 93кә кадәр яшәргә телим бит”, дим. Лилия әйтә – “Юк, җаным, анысы инде миннән башка гына яме”, ди. Лилия бик акыллы, аның тормыш тәҗрибәсе зур. Минеке дә, әмма аныкы минеке кадәр генә түгел.

– Сез шулкадәр яратып сөйлисез…

– Лильканымы? Ничек яратмыйсың инде? Яратмасам, мин аның белән тормышымны бәйләмәс идем. Мин 45 ел ялгызым гына бәхетле яшәдем. Ә хәзер бит мин шул 45 елыма караганда да бәхетлерәк хис итәм үземне.

– Хайпка килгәндә. Бервакыт сез бит сәхнәдә егылдыгыз. Шуны да әйттеләр хайп, махсус егылган дип.

– Нинди хайп булсын! Мин чынлап егылдым. Мин аякны ерттым – аны тектеләр, җөе әле дә калды, ышанмаган кешеләргә күрсәтә алам. Бу хайпмы? Ай-һай.

– Мин видеоны карадым – анда чынлап егылган кебек.

– Чынлап егылдым мин. Ул концертның башында гына иде. Аяк яраланган килеш концертның азагына кадәр йөрдем. Аннары юбилей концертлары булды – барысын да барып эшләдем.

– Шулкадәр бирелеп биемәскә иде алайса!

– Сәхнәгә яки биреләсең, яки бөтенләй бирелмисең. Сәхнәгә бирелми торганнар – тулы бер эстрада.

– “Һәр җырчының үз тыңлаучысы барыбер була” дигәнне ишеткән бар. Нота белмәсә белмәсен, барыбер үз җырчысын таба ул, дип уйларга буламы?

– Юк. Нотаны белмәгән җырчылар сәхнәгә бөтенләй менәргә тиеш түгел. Профессиональ сәхнәгә диюем. Минемчә, диплом булырга тиеш. Кайсы профессиональ җырчының дипломы булмаган? Әлфия Авзалованың бар. Ул укыды. Хәмдүнә апаныкы бар. Тямаевның бар. Училище – ул шулай ук белем. Ә кайберәүләрнең училище да юк. Ә алар профессиональ сәхнәдә. Мин моның белән килешмим.

– Бу нәрсәгә китерә?

– Эстраданың таралуына китерә.

– Шуннан нәрсә була?

– Белмим.

“Безнең Мәдәният министрлыгы бар бит…”

– Эстрадада шундый зур чыгымнар дисез, ә анда керергә теләүчеләр чират тора.

– Безнең Мәдәният министрлыгы бар. Алар моны карарга тиеш. Шуны аңларга кирәк. Хәзер Мәдәният министрлыгының берни роле юк. Эстрада өчен бернинди әһәмияте юк. Бик үкенечле хәл.

– Ә нишләргә тиеш алар?

– Элек бер филармониядә берничә бүлек бар иде. Эстрада, академия, джаз, фольклор… Мин Казанга килгәч, мине эстрада бүлегенә алдылар. Хәмдүнә апа эстрадада иде, мине аның төркеменә алдылар, антураж җырчы буларак. Анда эләгү мөмкин түгел иде! Анда эләгергә хакың барлыгын исбатларга кирәк иде. Мин бер ел эшләдем бушка диярлек – ставкам биш сум иде. Ә хәзер филармониядә бернәрсә дә юк. Фольклор һәм джаз – бетте-китте. Анда бер Лилия Әхмәтова. Эстрада, халык төркемнәре, музыкантлар юк. Элек һәр бүлекнең музыкантлары бар иде, биючеләр. Хәмдүнә апа төркемендә бар иде ике баянчы, гитарачы, клавишник, бас-гитарист, барабанчы. Бөтенесенә дә хезмәт хакы түлиләр иде. Хәзер юк бит ул! Бөтен кеше үзе теләгәнчә яши.

– Ул әйбәт диләр бит инде. Министрлык тыгылмый икән – әйбәт.

– Нәрсәсе әйбәт аның? Мин дөрес түгел дип саныйм. Нигә алайса Мәдәният министрлыгы кирәк?

– Мактаулы исемнәр бирәләр. Дәүләт бәйрәмнәре уздыралар.

– Мактаулы исемгә кул куярга да – бетте-киттеме? Бу дөрес түгел дип уйлыйм. Килешмим. Дәүләт бәйрәмнәре – елына ун меропориятиеме? Элек бар кеше дә рәсми рәвештә эшли иде.

– Шундый фикер бар – дәүләт тыгыла башлый икән, кешеләрне кыса башлыйлар, әйбәт булмый, дигән.

– Мәдәният министрлыгында да профессионаллар эшләргә тиеш. Һичьюгы мәдәнияткә катнашы булган кешеләр. Хәзер бит бөтен җирдә икътисадчылар. Яки авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре. Элек булган Тархановларның мәдәнияткә катышы бар иде. Ә хәзер бит юк.

– Менә бу нәрсәгә китерә?

– Китерде бит инде ул. Эстрада көнбатышка иярде, бу татар мәдәнияте түгел. Татар җыры юк хәзер. Мин дә попсага керә башладым, чөнки мине укытучы, миңа үсеш бирүче юк. Халыкка якын булырга юк күрсәтүче юк. Элек мине Хәмдүнә апа өйрәтте. Хәзер бит андый бернәрсә юк. Безнең профессионаллар бар бит – Римма Ибраһимова, Георгий Ибушев. Элек җырлаган җырчылар, алар әле исән. Аларга татар җырын дөрес җырларга өйрәтү мөмкинлеге бирегез. Күрсәтегез – ничек җырларга. Өйрәтеп булмый икән – тотып атыгыз. Мин китәм! Миңа син туры килмисең диләр икән – нишләп мин комачаулап йөрергә тиеш? Ә карыйсың – шундый матур тавышлы җырчылар бар, алар чыга алмый, акчалары юк. Бердәнбер дип әйтерлек Вадим Захаров бар, ул чыга алды ничектер, акчасыз. Аның чыннан да табигать биргән таланты бар. Үз вакытында аңа Винара Ганиева ярдәм күрсәтте. Ул бердәнбер. Калганнарга юк бит. Шул ук Гөлсирин Абдуллина – Ваһапов фестивале белән ничектер ярдәм күрсәтелә, әмма чыга алмыйлар. Күп андый матур тавышлы җырчылар. Чыга алмыйлар.

– Сезгә үпкәләмәс микән кайбер җырчылар, безне бу исемлеккә кертмәде дип?

– Мин бер кешене дә төшереп калдырмадым. Илсөяне, Фирдүсне төшереп булмый, алар топчиклар. Әмма алар татарча җырламый. Барысы да попса. Заманча, көнбатышча. Мин үзем “Тәртип ФМ” яратам, анда элекке матур җырлар.

– Рамштайн немецча җырлап танылды, Милен Фармер – французча, Таркан – төрекчә. Сез ничек уйлыйсыз, татарча җырлап дөнья сәхнәсенә чыгып буламы?

– Була. Элек Нурәхмәт Мөхәммәтҗан бар иде. Ул рус конкурсында татарча җырлап Алтын медаль алган бердәнбер татар җырчысы. Шулай ук – аңа кем юл бирмәде? Үзебезнекеләр, татарлар! Ярдәм итәсе, теләктәшлек күрсәтәсе бит инде. Юк. Ул конкурстан кайтты – исем дә бирмәделәр, фатир да юк. Ул үзе шәхсән сөйләде – филармониядән куганнар. Менә министрлык ни өчен кирәк – күрергә, ярдәм итәргә, ияртеп алып барырга. Җырчылар шундый кешеләр – аларны җитәкләп алып барырга кирәк. Ә рус җырчыларының продюсерлары бар. Артист анда кая нәрсә түлисен уйламый. Безнең эстрадада андый продюсерлар юк. Илсөягә бәхет елмайды – аның бер дигән продюсеры, администраторы, директоры Гүзәл. Ул талантны күргән, эшли.  Илсөя акча бирә алмаганда Гүзәл биргән. Менә Илсөя чыкты. Гүзәл профессиональ директор. Фирдүс үзе шундый. Мишәр, үтеп керә торган. Бетте.

– Менә сез сөйләп утырасыз татарлар шулай иткән бер-берсенә каршы дип. Димәк, әтиегез туганнары хак булган булып чыга бит инде.

– Мин Нурәхмәт турында әйткәндә татар халкы турында әйтмәдем. Бу безнең Мәдәният министрлыгы булышырга тиеш иде. Татар халкы түгел. Нәрсәгә кирәк соң ул министрлык алайса? Мактаулы исемнәр бирер өчен генәме? Ә кайда үсеш? Безнең нормаль оркестрлар да калмады бит инде. Шутиковныкын да таратмакчы булалар әнә… Башка оркестр юк. Дәүләт ансамбле, “Казан” – бу тиешле дәрәҗә түгел.  Мин хәтерлим Дәүләт ансамблендә Лима Кустабаева булган вакытны. Вәт анда программа иде! Хәзер кайда ул дәүләт ансамбле? Беркайда да юк. Алар ишетелми дә хәтта. Алар бит элек бөтен дөньяны шаулата иде. Ә хәзер? Шаулап бетерде.

“Татар булды, бар һәм булачак”

– Җырчылар күп кешеләр белән аралаша. Пессимистик фикерләр әйтелә соңгы елларда – татар халкы бетә, әз генә калды…

– Килешмим. Татар булды, бар һәм булачак. Татарча сөйләшә торган бер кеше булса – татар бар дигән сүз. Җырчылар күп дибез. Димәк, аларга кызык. Бу, билгеле, уңай күренеш. Нәрсә начар – әйткәнемчә, үсеш юк аларның. Үсәргә ирек бирелми. Әмма, ни генә булса да, татарлар булачак. Без дөньяның горурлыгы. Без татарлар. Без үзебезне яратабыз. Мин үземнән чыгып әйтә алам – мин татар булуым белән бик горурланам. Әтием “мин яһүди татары” ди торган иде. Мин – татар.

Мин үзем Лаундж-бар ачтым. Монда берничә кафе бер урында дигән сүз. Монда кухня да, бар да, балалар өчен уен бүлмәсе, вип-бүлмә бар, кальян. Татарча кичәләр уздырабыз. Проектлар күп. Милли кухня да бар. “Үзебезнекеләр” дип атала – “Свои”. Туган көннәргә бүләкләр ясыйбыз. Пушкин урамы, 60А. Казан үзәгендә! Монда сез мәшһүр татар җырчыларын күрә аласыз. Блогерларны җыябыз. Җыелышып мафия уйныйбыз. Бик күңелле – килегез!

Автор: Рәмис Латыйпов

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле