“Әтинең кызын тәрбиягә алдым”

“Күптән түгел әти үлде, аңа 50 яшь иде. Әни үлгәннән соң без аның белән күп еллар күрешмәдек.

Зираттан соң өйдә зур шау-шу булды. Әтинең 5 яшьлек кызы бар икән, һәм кызның әнисе кайда икәнен беркем дә белми. Кыз кечкенә, аз сүзле, хәзер инде ятим дә. Минем бөтен туганнарым аны күралмый булып чыкты…

Баланы беркем дә үзенә алырга теләмәде… Барысы да аны балалар йортына тапшыру иң дөрес юл, дип санады. Ул вакытта минем белән нәрсә булганын үзем дә белмим. Бала янына килдем, утырдым, елмайдым да: “Минем белән яшәргә телисеңме?” – дип сорадым. Ул кыюсыз гына башын какты.

Миңа 23 яшь, кечкенә фатирда ялгызым яшим. Өйдән эшлим. Һәм әле генә мин, гомумән, нәрсә булганын аңлый башладым… Нинди коточкыч бу дөнья!.. Мин бу баланы ничек үстерергә җыенам соң? Үзем дә очын-очка ялгап яшим. Мине алда әллә күпме документ эше көтә, опекунлыкны рәсмиләштерергә кирәк.

Әле төн. Кечкенә сеңлем йоклыйм. Егет кеше булсам да, күз яшьләремне тыя алмый елыйм. Нишләдем мин? Нишләргә миңа?”

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/gail-uchagy/2025-07-24/tine-kyzyn-t-rbiyag-aldym-4324773

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле