Татарстанда дүртенче бала өчен түләү кертәләрме?

Ата-аналарга 50шәр мең сум бирергә ниятлиләр.

Спас районында дүртенче һәм шуннан соңгы бәби табучыларга акчалата түләү кертүне күздә тоталар. Башкарма комитетның бу җәһәттән карары проекты әлегә коррупциягә каршы экспертиза уза, дип яза “КП-Казань”. Документта күрсәтелгәнчә, гаиләдә дүртенче, бишенче… бала өчен 50 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү билгеләнәчәк.

Аны алу өчен ЗАГСка документлар тапшырырга кирәк булачак. Әлеге яңалык дүртенче һәм шуннан соңгы баласын 2025 елның 1 гыйнварыннан соң табучыларга кагыла. Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/07/176773/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле