Чаллыда яшәүче бакчачы Тәслимә Мусина кыяр тозлау рецепты тәкъдим иткән. Ул кыярларны «шартламаслык» итеп банкаларга тутыру ысулын аңлата.
«Киптерелгән үләннәр генә кулланам, яшел үләннәр салгач, кыярлар «шартлый» иде, ә шикәр комын гадәтидән 2 тапкыр күбрәк салам», – ди ул.
Ингредиентлар
- 3 литрлы банкага сыярлык кыяр,
- 5-6 теш сарымсак,
- 10-12 данә борыч,
- кипкән үләннәр – карлыган, керән яфраклар, укроп зонтиклары.
Әзерләү
- Кыярларның башлары кисеп ташлап, банкага тутырырга, үләннәр салып барырга, борыч салырга.
- Банкага кайнар су салырга, суынганчы тотарга.
- Суны банкадан кәстрүлгә салырга, 3 аш кашыгы тоз, 6 аш кашыгы шикәр комы салырга. Кайнатырга.
- Кыярлар салынган банкага 3 аш кашыгы аш серкәсе салырга, аннары өстенә кайнар маринадны коярга.
- Банкаларны кайнатылган капкачлар белән капларга һәм суытырга. Кладовкада сакларга.
Тәслимә Мусина рецепты
ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

