Гражданнарның кайбер категорияләре үзләренең булачак пенсияләрен арттыра ала. Шулай ук җитмәгән иминият стажын һәм пенсия коэффициентларын ирекле иминият кертемнәре исәбенә сатып алырга мөмкин.
Аларга түбәндәгеләр керә:
- үзмәшгуль гражданнар;
-
шәхси эшмәкәрләр;
-
адвокатлар;
-
арбитраж идарәчеләр;
-
хосусый практикалы нотариуслар;
-
рәсми эшкә урнашуы булмаган гражданнар;
-
Россия Федерациясеннән читтә эшләүче затлар.
Взносларны ел саен күчерергә кирәк. Моны төрле ысуллар белән эшләргә була: сумманы ай саен өлешләп түләргә яки бөтен сумманы берьюлы кертеп бетерергә. 2025 елда ирекле иминият түләүләренең минималь күләме 59 241,60 сум, ә максималь күләме 473 932,80 сум тәшкил итә.
Ирекле пенсия иминиятендә катнашу яки аннан баш тарту өчен гаризаны ничек бирергә?
-
дәүләт хезмәтләре аша;
-
почта аша;
-
социаль фонд бүлегендә.
ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylarga-bulacak-pensiya-kulamen-nicek-arttyryrga-ikanen-soiladelar-5908470 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

