Россия һәм АКШ Путин белән Трамп кайчан очраша?

Россия һәм АКШ Владимир Путин белән Дональд Трамп очрашуы турында килеште. Бу турыда Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаков хәбәр итә.

«Америка ягы тәкъдиме буенча, якын көннәрдә югары дәрәҗәдә икеяклы, ягъни Владимир Путин һәм Дональд Трамп очршуын уздыру турында килешү принципта килештерелде», – диде ул.

Аның сүзләренчә, яклар саммитны оештыруны эшләүгә кереште, киләсе атна ориентир буларак билгеләнгән. Ләкин әзерлек күпме дәвам итәсен әйтү әлегә кыен.

Очрашу уздыру урыны килештерелгән, аны соңрак игълан итәчәкәләр, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20250807/vstrecha-2033874800.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле