Алмадан бик тәмле сок ясау ысулы

12 литрлы бидрәгә коелган алмаларны яртысыннан артык итеп турап тутырабыз.

7 литр кайнар су агызып төнгә калдырам. Иртән алмасын сөзеп алып, шул суны кайнатып чыгарам һәм кабат алмалар өстенә агызам. Кич, су суынгач, 3 л сокка 1 бокал (300 г) исәбеннән шикәр комы салып кайнатып чыгарам, аз гына лимон кислотасы өстим һәм банкаларга тутырып тимер капкач белән ябып төреп куям.

Шикәр комын алмага карап кушарга кирәк.

Баллырак алмага – киметергә, әчерәк икән, арттырырга була. Бик тәмле, кибет согы кебек килеп чыга. Су кушып та эчәргә була.

Ике тапкыр кайнар суга салып алганнан соң алманың тәме калмый, анысын тавыкларга бирәм, алар рәхәтләнеп ашый.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2025-08-17/almadan-bik-t-mle-sok-yasau-ysuly-4351748

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле