Россия Мәгариф министрлыгы чирекләп укыта торган мәктәпләргә яңа уку елына каникуллар графигын тәкъдим итте. Әлеге мәгълүмат мәгариф министры Сергей Кравцовка сылтама белән министрлыкның рәсми Телеграм-каналында чыкты.
Чирекләп укыта торган системада көзге каникулларны 2025 елның 25 октябреннән 2 ноябренә кадәр (бәйрәм көннәре булган 3 һәм 4 ноябрьне исәпкә алып) уздырырга киңәш ителә.
Кышкы каникуллар – 2025 елның 31 декабреннән 2026 елның 11 гыйнварына кадәр.
Язгы каникулларны 2026 елның 28 мартыннан 5 апреленә кадәр уздырырга киңәш ителә.
Уку елы 2026 елның 26 маенда төгәлләнә, ә каникуллар 31 августка кадәр дәвам итә.
ЧЫГАНАК: https://rg.ru/2025/08/19/minprosveshcheniia-predlozhilo-kalendar-shkolnyh-kanikul-na-novyj-uchebnyj-god.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

