Зур оешма генераль директорының мәете башсыз килеш табылган

Калий-магний тозларын чыгара торган компания генераль директорының мәетен Калининград янында, Гурьев районындагы Солнечное бистәсеннән ерак түгел урында башсыз килеш тапканнар. 

«Калий-магний тозларын чыгару компаниясе генераль директорының мәетен башсыз килеш Калининград янында, Гурьев районындагы Солнечное бистәсеннән ерак түгел урнашкан күпер астында тапканнар. Аңа буксирлау тросы беркетелгән булган», – дип белдерә чыганак.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте әлеге мәгълүматны раслаган, тикшерү эше башланган.

«Калининградта яшәүче ир-атның үлем факты буенча тикшерү уздырыла», – дип хәбәр итә идарә матбугат хезмәте.

ЧЫГАНАК: https://ria.ru/20250908/telo-2040440936.html

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле