Лилия Хәйруллинаның сәхнәдә бер тапкыр җырлау ничә сумга төшә?

Татар эстрадасы җырчысы, 4 малай әнисе Лилия Хәйруллина бер концерт номеры ничә сумга төшкәнен санап күрсәткән.

Аранжировка һәм җыр яздыру 90 мең сум була. Күлмәк тукымасы 27 мең, дизайн 5 мең, тегү өчен 25 мең сум түләргә кирәк. Сәхнәдә бию кую 16 мең сумга төшәчәк.

Җырчы башындагы түбәтәйне 700 сумга сатып алган, ә ялтыравык ташларны үзе теккән, димәк, аның бәясе тагын да кыйммәтрәк килеп чыккан. Аяк киеме – 3 мең сум, макияж белән прическа – 6 мең. Барлыгы 172 700 сум килеп чыккан.

«Ә сез бу көнгә кадәр артистларның чыгымнары турында белә идегезме?» – дип, бер номер әзерләүне күрсәткән ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/liliya-xairullina-saxnada-ber-tapkyr-yrlau-nica-sumga-tosuen-soilade-5875351

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле