Иделдә фаҗига: 4 кеше һәлак булган, 3 кеше имгәнгән

Казан янында Иделдә әйләнеп капланган көймәдәге дүрт кеше һәлак, өч кеше исән калган. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматларына караганда, фаҗига Яшел Үзән районының Октябрьский бистәсе янында булган. Биредә 7 кеше утырган көймә әйләнеп капланган.

«Өч кеше котылган, дүрт кеше батып үлгән. Вакыйга урынына коткаручылар һәм ДИМС инспекторлары чыгып китте. Су өстендә ике кешенең мәете табылды, тагын икесен эзләү дәвам итә», – дип аңлаттылар ведомствода.

Якынча белешмә буенча, пассажирларда коткару жилетлары булмаган. Моннан тыш, алты кешегә исәпләнгән көймә артык йөкләнеш белән юлга чыккан.

ЧЫГАНАК: https://www.tatar-inform.ru/news/cetyre-celoveka-pogibli-posle-oprokidyvaniya-katera-na-volge-pod-kazanyu-5998656

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле