Ташкабак – җәй ахыры һәм көзнең иң популяр һәм арзан яшелчәсе, аны һәр бакчада яки базарда табарга мөмкин.
Бу яшелчәне әзерләү бик ансат һәм бик тиз, шулай ук аның файдалы икәнен дә беләбез.
Н.И. Пирогов исемендәге Русия милли тикшеренү медицина университетының геронтология фәнни-клиник үзәге директоры Ольга Ткачеваәйтүенчә, ташкабакның95% ы судан һәм азык җепселләреннән тора, бу аны аз калорияле (100 г га нибары 24-27 ккал) һәм җиңел үзләштерелә торган ризык итә.Улэчәклекнеңэшеняхшырта, эч катуны һәм шешенүне булдырмый, шулай ук авырлыкны контрольдә тотарга ярдәм итә, аз гына калориягә ия булса да, тиз туендыра.
Ташкабак калийга бай (тәүлеклек норманың 12% на кадәр), ул йөрәк сәламәтлеге һәм кан басымын нормальләштерү өчен кирәк. Моннан тыш, яшелчәдә күрү сәләтен саклау өчен куәтле антиоксидантлар — лютеин һәм зеаксантин бар, алар файдалы майлар белән бергә яхшырак үзләштерелә. Аның составында шулай ук С витаминнары һәм В группасы бар. Күбрәк файдасын саклау өчен, сүрән утта пешерү, уртача температурада (120°Cка кадәр) кыздыру яки парда пешерү ысулларын тәкъдим итәләр.
Әлеге диетик ризыкны югары калорияле ризыкка әверелдермәс өчен майда озак кыздырмагыз. Ташкабакларны гарнир итеп ит, балык, эремчек белән бирергә була, ул файдалы майлар (зәйтүн мае) һәм яшел тәмләткечләр белән бик яхшы яраша. Яшь ташкабак һәм цукинины тәмле салатлар әзерләгәндә чи килеш тә кулланырга мөмкин.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/-mgyyat/2025-09-12/tashkabak-faydaly-ll-4385295 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

