Ә кияү биш яшькә зуррак…
Ә кияү биш яшькә зуррак…
Мәскәүдә яшәүче 91 яшьлек ханым кияүгә чыккан. Кияү үз кәләшеннән биш яшькә олырак. Бу ханым Мәскәүдә быел никахка керүчеләр арасында иң өлкән кәләш исемен алган.
Бу пар 2025 елда башкалада никахлашучылар арасында иң өлкән пар да. Бу хакта РБКга Мәскәү ЗАГС матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
Гадәттә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр арасында никахлар саны аз, әмма быел башкалада кияү белән кәләшкә 60 яшьтән өлкән булган 1,2 мең пар теркәлгән, дип ачыклык кертә «РИА Новости га биргән интервьюсында башкала ЗАГС идарәсе башлыгы Светлана Уханева.
“60 яшьтән өлкәнрәк яшьтә уртача 2% кәләш һәм 3,5% кияү никахлаша. Быел өйләнгән иң олы кияүгә 96 яшь тулган, ә иң олы кәләшкә 91 яшь», – дип сөйләгән ул.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/bolar-kyzykly/2025-09-26/91-yashend-kiya-g-chykkan-4403396 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

