Кишер кәтлитләре рецепты

Кишердән бик тәмле кәтлитләр пешереп була.

Кирәк

  • Кишер – 3 данә
  • Җитен оны – 2 аш кашыгы
  • Үсемлек мае – 2 аш кашыгы
  • Бодай оны – 100 г
  • Тоз – тәменчә

Әзерләү тәртибе

  • Кишерне әрчеп, эре кыргычтан уыгыз.
  • Ике төрле онны һәм тозны кушып, яхшылап болгатыгыз.
  • Табаны утка куеп, үсемлек мае салыгыз.
  • Кәтлитләр ясап, табага салыгыз һәм ике ягын да кызарганчы кыздырыгыз.
  • Аннары сүрән утта, табаны капкач белән каплап, берничә тапкыр әйләндерә-әйләндерә пешереп бетерегез.
ЧЫГАНАК: https://aif.ru/food/recipies/1141223

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле