Киләсе елда уртача пенсия күпме булачак?

2026 елда иминият пенсиясенең уртача күләме чама белән 2 мең сумга артып, 27,1 мең сум тәшкил итәчәк. 

«Картлык буенча уртача пенсия күләме 2 мең сум чамасы артып, 27,1 мең сум тәшкил итәчәк», – диелгән хәбәрдә.

Пенсияләр түләүгә якынча 13 триллион сум җибәреләчәк. Иминият пенсияләре, соңгы елларда беренче тапкыр буларак, 1 гыйнвардан фараздагы инфляциядән зуррак дәрәҗәдә – 7,6 процентка индексацияләнәчәк.

ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/09/184009/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле