Мамадышта янгында ике кеше һәлак булган

-- Лейла

Янгын сүндерүчеләргә Мамадышның Пионерская урамындагы бер катлы агач йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Янгын сүндерү барышында 47 яшьлек хатын-кыз һәм 50 яшьлек ир-атның мәетләре табылган.

Янгын мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән. Янгын сәбәбен тикшерүчеләр ачыклаячак. Версияләр арасында тәмәке тартканда саксызлык очрагы да бар. Тикшерү бара.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы искәртә:

караватта тәмәке тартмагыз;

тәмәке тарту урынын көл савыты белән җиһазлагыз;

тәмәке төпчекләрен балконнан ташламагыз, сүндерелмәгән тәмәке янгын сәбәбе булырга мөмкин;

янгын турында хәбәр итү җайланмасын урнаштырыгыз – ул куркыныч турында вакытында кисәтергә мөмкин.

Янгын вакытында 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2025/10/185257/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле