Блогер Равил Закиров нинди эшкә урнашкан?

Авыл блогеры буларак танылган Равил Закиров шәһәргә күченде һәм ныклап эшкә кереште. Җырлар яздыра, клиплар төшерә, артистлар белән ныклап аралаша, телеканалда тапшыру әзерли, блогерлык эшенә дә өлгерә. Шулардан тыш, ул эшкә дә урнашырга булган. Бу хәбәр белән ул социаль челтәрдә уртаклашкан.

Блогер юридик компаниягә эшкә урнашуын хәбәр итә. Эшкә урнашыр алдыннан укулар да узган.

«Бу яңалыкны әнигә дә әйттем. Мин эшкә керешергә әзер. Әни дә шатланды. Аңа мине эшсез итеп күрү авыр иде.

Минем өчен бу – яңа эш кенә түгел. Бу – әһәмияткә ия эш башкару. Кешеләргә катлаулы вазгыятьләрдән чыгарга ярдәм итү – ул кыйммәткә ия яңа тормыш. Мин бу адымны ясавыма шатланам», – дип яза блогер.

Язылучылары блогерның юридик белеме булу-булмау белән кызыксынган һәм уңышлар теләгән. Ул өйрәнүләр узуы турында хәбәр итә.

ЧЫГАГНАК: https://intertat.tatar/news/bloger-ravil-zakirov-eska-urnaskan-aniga-mine-essez-kuru-avyr-ide-5875849

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле