Сарымсакны дөрес саклыйсызмы?

Уңышны кибүдән саклый торган шәп ысул бар икән.

Сарымсак язга кадәр саклансын дисәгез, аларның дөрес сортларын сайлагыз. Саклау өчен эфир майлары күп булган язгы сарымсак киңәш ителә. Аларны түтәлдән җыеп алгач, озак итеп киптерергә кирәк.

Сарымсакны парафинлау яхшы нәтиҗә бирә. Моның өчен сеткага тутырылган сарымсакны 2-3 секундка эретелгән парафинга тыгып алырга кирәк. Суынгач, киндер капчыкка тутырып, коры урынга элеп куялар.

Сарымсакны агач тартмаларда һәм үреп сакларга да мөмкин. Үреп саклау өчен сабагын якынча 15 сантиметр калдырып кисәргә кирәк. Үргәч, аны салкынча караңгы урынга элеп куялар. Шулай ук сарымсакны пыяла банкаларга он белән бутап тутырырга да була.

Суыткычта сарымсакның «Богатырь», «Добрыня», «Любаша» кебек көзге сортларын гына сакларга була: алар түбән температураны яхшы кичерә. Бу очракта кәгазь пакетка салып, яшелчәләр өчен контейнерга урнаштырырга кирәк. Сарымсак биш айга кадәр әйбәт сакланачак.

Тагын бер шәп ысул бар. Сарымсакның әзерләнгән һәр башын азык-төлек пленкасы белән тыгыз итеп төрәләр, кәрзингә яки тартмага салалар һәм караңгы салкынча урынга куялар. Бу ысул уңышны кибүдән саклый.

Сарымсакны 1-3 градус җылылыкта сакларга мөмкин. Һава үткәрми торган пластик савытларда сакларга киңәш ителми. Ябык контейнерда дым җыела — сарымсак бик тиз бозыла һәм анда күгәрек барлыкка килә.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2025-10-14/sarymsakny-d-res-saklyysyzmy-4426692

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле