2026 елда социаль пенсия күпмегә артачак?

Русиядә 2026 елның 1 апреленнән социаль пенсияләрнең шактый артуы көтелә.

1 апрельдән алар 6,8 процентка артачак. Бу саннар киләсе елга бюджет проектына салынган. Бу Икътисади үсеш министрлыгында шушы ел ахырына фаразланган инфляциягә тигез.

Пенсияләрнең ике төрен бутамаска кирәк. Социаль пенсия – асылда, теге яки бу сәбәпләр аркасында эшли алмаган кешеләргә дәүләт ярдәме. Әлеге категориягә эшкә сәләтсез гражданнар: инвалидлар һәм туендыручысын югалтканнар (ятим балалар да) керә. Быел мондый пенсияләрне илдә 3,5 млн кеше ала.

Шуны да билгеләргә кирәк: социаль пенсияне индексацияләү ел саен үткәрелә. Шул ук вакытта инфляциягә турыдан-туры бәйләнеш юк. Кайчандыр өстәмә бәяләр үсешеннән күбрәк, ә кайчандыр азрак та булуы ихтимал. Русия Социаль фонды мәгълүматлары буенча, агымдагы елда социаль пенсиянең уртача күләме 15,5 мең сум тәшкил итә. Димәк, уртача алганда, киләсе елда социаль пенсия күләме шушы суммадан 6,8 процентка артыграк булачак.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/social/2025-10-16/2026-elda-sotsial-pensiya-k-pmeg-artachak-4429327

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле