2026 елда гаилә салым түләвен 2 һәм аннан да күбрәк балалы 7 миллионнан артык эшләүче ата-ана алачак. Бу хакта Дәүләт Думасында РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков хәбәр итә.
Ведомствода әйтүләренчә, гаилә салым түләвеннән 2 һәм аннан да күбрәк балалы 7,3 миллионга якын эшләүче ата-ана файдалана алачак. Түләү 11 миллионга якын балага өстәмә ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте Котяков.
Министр искәрткәнчә, түләү киләсе елдан гамәлгә керә. Әлеге ярдәм чарасына 119 миллиард сумга якын акча юнәлтеләчәк.
Түләү физик затлар кеременә түләнгән 13 процент салымның 7 проценты күләмендә ел саен башкарылачак.
Аны алу өчен үтәлергә тиешле шартлар:
- гаиләдә җан башына уртача керем дәрәҗәсе төбәктәге яшәү минимумының 1,5 өлешеннән азрак булырга тиеш;
- мөлкәт билгеләнгән критерийларга туры килергә тиеш;
- түләү алучының алимент бурычлары булмаска тиеш.
Түләү алу өчен гаризаны, салым хисабын җыю чоры тәмамланганнан соң, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша, Социаль фонд бүлегендә яисә Күпфункцияле үзәктә бирергә мөмкин була.
ЧЫГАНАК: https://rg.ru/2025/10/14/kotiakov-rasskazal-kto-v-sleduiushchem-godu-poluchit-semejnuiu-nalogovuiu-vyplatu.html ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

