Ноябрьдә, Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителүгә бәйле рәвештә, пенсия түләү графигы үзгәрә. Бу хактаДәүләт Думасы депутаты Алексей Говырин хәбәр итә.
Пенсия гадәттәгедән алданрак – инде 1 ноябрьдә үк биреләчәк. Графикны үзгәртү пенсия бирүдә тоткарлыклардан котылып калу мөмкинлеге бирәчәк. Депутат әйтүенчә, бу үзгәреш пенсияне картасына алучыларга да, шулай ук почта аша алучыларга да кагыла.
ЧЫГАНАК: https://vatantat.ru/2025/10/186298/ ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

