“Улымны кайтарыр өчен экстрасенска бардым…”

Кайбер аналар баласын күз уңыннан югалтмас өчен ни генә эшләми…

“Мин — гади авыл хатыны. Улым өйләнгәннән соң, тормышыбыз үзгәрде. Элек минем белән киңәшләшә иде, хәзер һәр эшен хатыны белән генә киңәшләшеп хәл итә. Башта түздем, дәшмәдем, әмма соңрак йөрәгем әрни башлады. “Киленем аны миннән тартып алды”, — яза бер ханум.

Бер күршем киңәш итте: “Шәһәрдә бер көчле экстрасенс бар, ул ярдәм итәр”, — диде. Мин, аптырагач, ризалаштым. Бардым. Тегесе шәмнәр куйды, нидер пышылдады, улыңны кайтарам, диде. Мин аңа ышандым, хәтта акча да бирдем.

Күпмедер вакыттан соң улым гаиләсеннән китте. Тик минем янга да кайтмады. Бик каты эчә башлады. Күп кешедән акча да алган, диләр. Килен дә минем белән аралашмый.

Хәзер улымны ничек дөрес юлга бастырырга да белмим. Берәр киңәш бирегезче!”, дип язып калдырган ул.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/donja/2025-10-21/ulymny-kaytaryr-chen-ekstrasenska-bardym-4435545

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле