Биш көнлек эш атнасы булган хезмәткәрләр өчен 2025 елның гыйнвар аенда 16 ял көне һәм 15 эш көне була. Алар Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре уңаеннан 1-11 гыйнварда ял итәчәк. Шулай ук 17, 18, 24, 25 һәм 31 гыйнвар ял көннәре, алар шимбә һәм якшәмбегә туры килә.
2021 елның гыйнварында ял көннәре эш көннәренә караганда күбрәк булган. Ул вакытта шулай ук 16 ял һәм 15 эш көне иде.
2026 елда иң аз ял көннәре апрель, июль һәм сентябрьдә, бу айларда сигезәр ял көне була.
ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/gyinvar-aenda-yal-konnare-es-konnarennan-kubrak-bulacak-5876256 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

