Бик тәмле була.
Кирәк: – кабак – 500 г
– шикәр комы – 250 г
– лимон суты – 3 аш кашыгы.
Әзерлибез:
Кабакны юып, әрчеп, төшләрен алып турыйбыз. Зур булмаган кәстрүлдә, аз гына су салып, пешереп алабыз. Суын түгеп, изәбез. Шикәр комы һәм лимон суты кушып, кайнап чыкканчы, сүрән утта куерганчы пешерәбез.
Формага пергамент кәгазь җәябез һәм әзер массаны 2 см калынлыгында җәябез. Төнгелеккә суыткычка куябыз.
Әзер мармеладны шакмаклап кисәбез. Шикәр комында әвәлибез һәм табынга бирәбез.
ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/faydaly-ki-shl-r/2025-10-31/kabaktan-marmelad-4449977 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

