Җырчы Иркә ире Артур белән бәйле бер серен ачты

Иркәнең ире Артур аягын югалткан: “Мескенләнеп утыра торган түгел!”

😔
Җырчы Иркәнең тормыш иптәше Артур Шабакаев СВО зонасында бер аягын югалткан. Аңа протез куйганнар.
💬

Артурның минем белән гастрольләргә йөрүе турында хәбәр иткән идем инде. Тегеннән (махсус операциядән) кайткач аз-маз үзгәрешләр булуын аңладыгыз инде. Әмма ул үзен слабый яктан күрсәтеп, мескенләнеп утыра торган егет түгел.

🙌

Без аңа бөтен гаиләбез белән ярдәм иттек. Ул хәзер тавыш режиссеры булып, минем командада эшли. Эше бик яхшы килеп чыга, ул булдыра. Артур аппаратура төяп йөри торган “Газель”ны да үзе йөртә.

✊

Мин тормышның үзгәрешле елларында яшим. Һәр сынауны лаеклы узарга тырышам. Башка үзгәрешләр турында әзер булгач сөйләрмен. Рәхмәт минем белән булганыгыз өчен.

🙏

Жәлләтер өчен сөйләмәдем. Ел ярым эчендә меңләгән смс килде. Чиста күңелле тамашачым өчен куйдым,

– дип яза Иркә.

ЧЫГАНАК: https://t.me/tatartoday/84583

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле