Мөселманнар өчен изге Рамазан ае аеруча зур әһәмияткә ия, бу айда алар ураза тота, шулай ук күп вакытын гыйбадәт кылып үткәрә һәм изге гамәлләр кылырга тырыша. Татарстанда Рамазан ае кайчан башлана һәм 2026 елда уразаны ничә көн тотарга кирәк.
Киләсе елда Рамазан ае 19 февральдә башлана – бу уразаның беренче көне булачак. Ураза 29 көн дәвам итә, аның соңгы көне – 19 март. Икенче көнне, 20 мартта, мөселманнар Ураза бәйрәмен билгеләп үтәчәк, бу көн республикада эшләми торган бәйрәм көн булачак.
Ураза вакытында мөселманнар таң атканнан алып кояш баеганчыга кадәр ашау-эчүдән тыелып тора. Моннан тыш, изге Рамазан аенда ир-атларга, төнге намаздан соң, тәравих намазын укыр өчен мәчеткә барырга кирәк. Шулай ук Рамазан аенда Коръән укырга, күбрәк вакытны гыйбадәт кылып үткәрергә һәм изге гамәлләр кылырга: мохтаҗларга ярдәм итәргә һәм сәдака таратырга киңәш ителә.
ЧЫГАНАК: https://tatar-inform.tatar/news/uraza-2026-v-tatarstane-kogda-nacnetsya-ramadan-i-skolko-dnei-prodlitsya-post-5913820 ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

