Елгада балык ятьмәсенә уралган дүрт балыкчы мәете табылган

Пермь крае Вишера елгасы буенда балык тота торган ятьмәләргә уралып беткән 4 ир-ат мәете табылган. Бу хакта төбәк буенчаТикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Ведомство мәгълүматларына караганда, 3 ноябрьдә Данилов Луг бистәсе янындагы Вишера елгасында 67 һәм 42 яшьтәге ике балыкчы мәете табылган. Алар балык тоту ятьмәләренә чорналып беткән. Бистәдән 1,5 километр ераклыкта тагын бер куркыныч нәрсә – әйләнеп капланган көймә табылган. Аның эчендә 68 һәм 54 яшьлек ике балыкчының мәете булган. Алар шулай ук балык ятьмәләренә уралып беткән.

«Вишера елгасында 4 балыкчы һәлак булу очрагы тикшерелә. Якынча мәгълүматларга караганда, фаҗига төнлә балык тотканда булган», – диелә ведомство хәбәрендә.

ЧЫГАНАК: https://ren.tv/news/proisshestviia/1380622-zaputannye-v-rybolovnye-seti-tela-chetverykh-muzhchin-nashli-pod-permiu

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле