Ничә яшьтән суши ашарга ярый?

Белгечләр фикеренә колак салыйк.

Балага кызыл уылдык, суши һәм краб таякчыклары кебек ризыкларны биш яшьтән дә иртәрәк бирергә ярамый. Табиблар билгеләвенчә, уылдык алар өчен файдалы, анда Омега-3 күләме зур, ләкин тоз концентрациясе аркасында аны 5 яшьтән дә иртәрәк ашату киңәш ителми. Ә инде рационга кертүне биш яшьтән сөләйман балыгы уылдыгыннан башлау яхшырак. Шуны истә тотарга кирәк, уылдык — майлы ризык. Шуңа күрә балаларга аны башта 20 граммнан да артык бирмәгез, бу чәй калагы дигән сүз. Артык майдан үт куу эшчәнлегенә йөкләнеш килергә мөмкин.

Балык ярымфабрикатларын, краб һәм балык таякчыкларын шулай ук бала рационына биш яшьтән дә иртәрәк кертмәү яхшырак, чөнки диңгез ризыклары көчле аллерген буларак бәяләнә. Ә суши, сашим кебек ризыклардан бөтенләй сак булырга кирәк, чөнки монда чи балык кулланыла.

ЧЫГАНАК: https://kiziltan.ru/articles/iskra/2025-11-28/nich-yasht-n-sushi-asharga-yaryy-4485171

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле