Казан метросында бәяләр күпмегә арта?

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Казан метрополитетында яңа тарифларны раслады. Карар 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Документ рәсми порталда урнаштырылган.

Документта әйтелгәнчә, 1 тапкыр бару өчен билет бәясе 46 сум була. 100 тапкыр бару өчен транспорт картасы белән түләгәндә – 36 сум.

Билгеләнгән нормадан зуррак багаж өчен тариф 46 сум итеп билгеләнгән.

Билет өчен акча белән, банк картасы белән, транспорт картасы яки QR-код ярдәмендә түләп була.

ЧЫГАНАК: https://pravo.tatarstan.ru/rus/file/npa/2025-12/1736705/npa_1736706.pdf

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле