Татарстанда мошенниклар кемнәрне ешрак алдый?

Прокуратураның Эчке эшләр органнары тикшерүен күзәтү бүлеге хезмәткәре Марат Галләмов Татарстанда мошенникларның типик корбаны булучыларның социаль портретын төзегән.

29 процент очракта республикадагы эшкә сәләтле халык мошенниклар корбаны була, ә икенче урында пенсионерлар – алар 23 процент. Мошенниклар сирәгрәк очракта эшсезләргә (15 процент) һәм балигъ булмаганнарга (4 проценттан кимрәк) «һөҗүм итә».

Барлык зыян күрүчеләрнең 58 проценты – хатын-кызлар. 30-49 яшьлек (36 процент) һәм 18-29 яшьлек (27 процент) кешеләр аеруча куркыныч яный торган төркемгә керә. Спикер сүзләренчә, мондый җинаятьләрнең максаты акча урлау гына түгел, шулай ук дәүләт органнарына ышанычны киметү.

Корбаннар җинаять башкаручыга әйләнеп, еш кына үз хәлләрен дә катлауландыра, диде ул.

ЧЫГАНАК: https://trt-tv.ru/2025/12/12/v-tatarstane-vyyasnili-kto-chashhe-vsego-podvergaetsya-moshennichestvu/

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле