“Мин барысын да җиңеп чыга алдым!”

Ул «30.40.50» тапшыруында үзенең һәр көнен кадакларга басып башлавы турында сөйләде.

«Иртә белән көн саен 6да шәмне кабызам, әкрен генә музыка куям да кадакларда басып торам. Әгәр дә гастрольләр булса, әлбәттә, әз генә йокларга туры килә. Ләкин барыбер кадакны калдырмаска тырышам», – ди ул.

Иркә кадакларда 45 минут буе басып тора ала. «Бер ел ярым элек мин бу эш белән шөгыльләнә башладым. Һәм инде нәтиҗәсе бар – 45 минутка кадәр тора алам», – дип сөйләде җырчы.

Җырчының сүзләренчә, әлеге шөгыль аңа тынычланырга, тормыштагы төрле хәлләргә җиңелрәк карарга ярдәм итә. «Иҗат кешеләре – без бит инде эмоциональрәк тә. Мин эмоцияләрне шунда калдырам. Шуннан соң көн буена тыныч кына бөтен мәсьәләрне хәл итеп кайтам…

Беренче вакытта бик авырта иде. Аннан соң мин аңа күнектем. Аны уңай яктан кабул итәм. Үземнең энергиямне, начар эмоцияләрне чыгарам. Һәрбер кешедә бар ул. Кемдәдер яшеренеп ята, кемдер әйбәт уйный. Мин уйный белмим. Шуңа күрә минем ул йөземә чыга. Кайвакыт уйламыйча әйтеп тә ташларга мөмкинмен, шундыйрак характерлы. Менә шул әйберләрне әкрен генә кире алыр өчен кадакка басам.

Басып торганда «Ни өчен?», «Нәрсәгә?» дигән сораулар бик күп чыга иде. Минем күңел авыртынуларым бар иде. Һәм аларны мин төрле юнәлешләрдә җиңәргә тырыштым. Һәм инде, Аллаһка шөкер, бүген мин горурланып әйтә алам: мин барысын да җиңеп чыга алдым», – ди Иркә.

Иркәне кадаклар өстендә торырга төркеменә килгән биюче егет өйрәткән. «Сезгә туры киләчәк бу», – дип бүләк итте. Узган елда программаның 70 процентын ул ясады. Һәм ел буе концерт барышында «Кайтарыгыз, еллар» дип аталган тирән мәгънәле, салмак җырымны кадаклар өстенә басып җырладым», – дип сөйләде ул.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/irka-koncertta-yrny-kadaklar-ostena-basyp-yrladym-5877056

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле