Соңгы 20 ел эчендә мондый хәл беренче тапкыр, ди табиблар.
Калугада яшь ана икенче баласын беренчесе үлгәннән соң 40 көн узгач тапкан. Мондый хәл соңгы 20 ел эчендә Русиядә беренче тапкыр, дип билгели табиблар.
Наталья Артеменкова игезәкләр белән авырлы була, ләкин 24 атнада аның вакытыннан алда суы китә, һәм балаларның берсе һәлак була. Икенчесен коткару өчен Калуга шәһәренең перинаталь үзәге табиблары бала тууны туктаткан һәм хатынны күзәтү астына салган.
40 көнен хатын дәваханәдә үткәрә һәм аның 1250 грамм авырлыктагы кыз баласы дөньяга туа. Нарасыйга Мария дип исем кушканнар, аның белән барысы да яхшы.
Медицина өчен бу уникаль очрак. Калуга табиблары сүзләренчә, Русиядә мондый хәл ким дигәндә 20 ел булмаган.
“Mash” телеграм каналы ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday
–
–

