Киләсе елга астрологларыбыздан йолдызнамә

Яңа елны һәркем көтеп ала, балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә сабый кебек могҗизага ышанасы килә. Әйдәгез, бергәләшеп киләсе ел йолдызнамәсенә күз салыйк әле.  

Кучкар
(21.03-20.04)
Акчаларын инвестицияләргә, кыйммәтле әйберләр сатып алырга, яңа проектларны тормышка ашырырга җыенган Кучкарларга бу ниятләрен 2026 елның май ахырына кадәр башкарырга киңәш ителә – уңыш, һичшиксез, сезнең якта булачак. Июнь аеннан ел ахырына кадәр коммуникацияләр, танышулар, сәфәрләр, башка шәһәргә күченү, хезмәттәшлек, белем алу, сәүдә итү өлкәләрендә мөмкинлекләр киңәячәк. Апрель аенда, аеруча 10сыннан 30на кадәр, кирәкмәгән әйберләр сатып алудан сакланыгыз, шулай да бу вакытта финанс кереме алуыгыз, үзегезгә көтелмәгән бүләк бирүчеләр булырга мөмкин. Социаль статусыгыз үзгәрүе дә бар. Шикле предприятиеләргә кертемнәрдән саклану хәерлерәк. Елның беренче яртысында планнарыгызның алышынуы бар. Ел хезмәттәшлек, интернет-бизнес, нинди дә булса берләшмәне җитәкли башлау өчен кулай. Танылу һәм популярлык казану да үзен озак көттермәс. Башкарасы эшләрне иртәгәгә калдырмагыз. Сөякләр, буыннар һәм бавырга игътибар бирергә кирәк.

Үгезбозау
(21.04-20.05)
Май ахырына кадәр Үгезбозауларның абруе үсәчәк, алар танылу алачаклар. Апрельдә планлы операцияләргә ризалашмау яхшырак, кыяфәтегезне һәм имиджны кардиналь үзгәртү дә киңәш ителми. Июнь аеннан ел ахырына кадәр матди хәлегез яхшырачак, керемегез артачак, кыйммәтле сатып-алулар да көтә. Иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнүче Үгезбозауларның популярлыгы арту ихтималы бар. Тормыш кору, сделкалар өчен кулай чор. Эшегезгә кагылышлы кискен үзгәрешләр булуы мөмкин. Бу югары вазыйфага билгеләнү, бүлек яисә компанияне җитәкли башлау, карьера үсешен вәгъдә биргән эшкә күчү белән бәйле булуы ихтимал. Үзегез һәм казанышларыгыз белән горурлану өчен дә форсат туар. Кайбер Үгезбозаулар һөнәрләрен тамырдан үзгәртү турында уйлана башлар. Тән тиресе, тамак, бөерләр һәм хатын-кызлар органнарына игътибар бирергә кирәк.

Игезәкләр
(21.05-21.06)
Игезәкләрне май аеннан башлап аеруча зур уңыш көтә, бар эшләре дә уңачак. Мөһим танышулар, язмышны үзгәртәчәк очрашулар булуы мөмкин. Кайбер Игезәкләрнең тормыш кору һәм балага узу ихтималыы бар. Апрельдә сәфәрләр һәм тормышны үзгәртәчәк вакыйгалар күп булачак. Яз ял, сәфәрләр, санаторий һәм курортлар өчен аеруча кулай. 2026 ел җитди белем алу өчен дә уңышлы. Күпләр яшәү кыйбласын алыштырыр, дини һәм фәлсәфи карашларының үзгәрүе дә ихтимал. Укыту, белем алу, логистика һәм коммуникацияләр белән шөгыльләнүче Игезәкләр үз аудиторияләрен киңәйтә алачаклар. Эш һәм мөнәсәбәтләр белән бәйле рәвештә яшәү урынын үзгәртү дә мөмкин. Суд процесслары башларга теләгән әлеге зодиак билгесе вәкилләрен көтелмәгән, катлаулы нәтиҗәләр көтә, бу хәл еллар буена да сузылырга мөмкин. Вазыйфаи үсеш, хезмәт хакының арту ихтималы бар, әмма шул ук вакытта эш белән бәйле йөкләмәләр дә артачак. Сәфәрләр вакытында сәламәтлегегезне саклагыз, баш, борын, колакларга игътибар бирергә, авырлыгыгызны контрольдә тотарга кирәк.

Кысла
(22.06-22.07)
Елның беренче яртысында элегрәк башланган эшләр нәтиҗә бирер. Гыйнвардан инде мөмкинлекләрегез, онлайн-проектлар һәм популярлыгыгыз артыр. Елның икенче яртысы сәламәтлекне кайгырту өчен кулай. Дәвалану, үзүсеш белән бәйле ерак сәфәрләр хуплана. Апрельдә абруйлы кешенең ярдәмен тоярга мөмкинсез. Күпчелек Кыслалар инвестиция һәм партнерлык килешүләреннән зур керем алыр. Мирас алу мөмкинлеге дә бар. Балаларга, аларның проблемаларына игътибар бирегез. 2026 елда документларыгызны гына түгел, моңа кадәр алган белемнәрегезне дә тәртипкә китерегез. Мөһим юридик документлар, виза, белем алу, суд процесслары белән катлаулылыклар килеп туарга мөмкин. Гаилә тормышында һәм карьера өлкәсендә үзгәрешләр көтелә, гаилә составының алмашынуы бар. Күчемсез милек, сатып-алулар, яшәү урынын үзгәртү белән бәйле яңалыклар да көтелә. Көз ял, тормыш кору, очрашулар, партнерлык мөнәсәбәтләре өчен туры килә. Кан тамырлары, тән тиресе һәм хатын-кызлар органнарына игътибарлырак булыгыз.

Арыслан
(23.07-23.08)
Елның беренче яртысы абруйлы эшкә урнашу, карьера үсеше өчен бик кулай. Күпчелек Арысланнар ниһаять хыялларында йөрткән вазыйфаны били һәм эшләреннән канәгатлек ала башларлар. Йогынтыны арттыру, эшчәнлек даирәсен киңәйтү, бүләкләр һәм мактаулар кабул итү, зур корпорациягә урнашу мөмкинлеге бар. Арысланнар күз алдында булырлар, ихтирам казанырлар. Бу чорда зур аудиторияләр алдында чыгыш ясаулар хуплана. Җәйдән планнар, проектларның киңәюе көтә. Елның икенче яртысында әйләнә-тирәгездә хөрмәтле һәм абруйлы кешеләр артыр. Балаларыгыз үз нәтиҗәләре белән сөендерер, алар белән горурланыр өчен форсат чыгачак. Апрельдә максатларыгызның үзгәрүе бар. Актуальлекләрен югалткан шәхси һәм партнерлык мөнәсәбәтләре тәмамланыр. Көзгә таба яңа мөнәсәбәтләр көтә, кемгәдер күз төшү һәм гашыйк булу ихтималы бар. Конфликтлардан качыгыз, юкса көчле дошман табуыгыз бар. Инвестицияләр белән шөгыльләнүче Арысланнарга тиз керем алуга өмет тотарга кирәкми, кертемнәрегезне җентекләп исәпләү һәм планлаштыру мөһим. Сөяк системасы, тезләр, умырткалык баганасы һәм буыннарга игътибар бирегез.

Кыз
(24.08-22.09)
Елны сәяхәтләрдән башлагыз һәм онытылмаслык тәэсирләр алыгыз. Киләсе елда сезне күпсанлы сәфәрләр көтә. Елның беренче яртысы имтиханнар тапшыру, диплом, сертификатлар, лицензия алу, юридик документлар рәсмиләштерү өчен туры килә. Бу чорда яшәү урыныгыздан ерак булган күчемсез милек сатып алырга да мөмкин. Елның икенче яртысында Кызларны карьера һәм шәхси мөнәсәбәтләр өлкәсендә үзгәрешләр көтә. Мөнәсәбәтләрне теркәү һәм кызыклы танышулар өчен дә кулай вакыт. Аерылышырга карар итүчеләр табыш белән калачак. Апрельдә язмыш сезгә сюрприз әзерли – тормышыгызны тамырдан үзгәртү мөмкинлеге туачак, форсатны кулдан ычкындырмагыз. Алдагы елда карьера баскычы буенча күтәрелү ихтималы бар, әмма бу эштә җиңеллек көтәргә кирәкми, эшегез һәм бурычларыгыз артачак. Әмма нәтиҗә көтелгәннән күпкә яхшырак булачак. Масштаблы проектлардан куркырга кирәкми. Кызларның хәленнән киләчәк ул, иң мөһиме – барысын да төгәл планлаштыру һәм вазыйфаларны грамоталы бүлү. Яшәү рәвеше һәм көн тәртибе алышынырга мөмкин. Һичшиксез сәламәтлегегезне кайгыртыгыз: табибларга күренеп, анализлар тапшырыгыз, спорт күнегүләре ясагыз.

Үлчәү
(23.09-23.10)
2026 ел Үлчәүләргә финанс өлкәсендә бүләкләр әзерли. Елның икенче яртысында керем арту, иминият акчасы, дотацияләр, премияләр алу ихтималы бар. Апрельдә чыгымнарга игътибарлырак булыгыз: акчагызны уйлап тотыгыз. Кредитлары һәм ипотекасы булган Үлчәүләр аларны алданрак капларга мөмкиннәр. Торак шартларын яхшырту һәм киңәйтү белән бәйле хыялларыгыз тормышка ашу ихтималы зур. Күчемсез милек сатып алу хуплана. Эш урынын алыштырырга теләгән Үлчәүләр җитди компаниягә күчә алалар, биредә җаваплылык һәм дисциплина күпкә артачак. Көнгә һәм айга план, туклану һәм спорт расписаниесен төзегез, һәр җиргә вакытында килергә тырышыгыз. Елның икенче яртысы ерак араларга сәяхәтләр кылу, мөһим юридик документлар алу, уку өчен туры килә. Кайбер Үлчәүләр бала табу һәм гаиләне киңәйтү турында җитди уйлана башлаячак. Гыйнварда туганнар белән ызгыш-талаш, аңлашылмаучанлыклар килеп туарга мөмкин, конфликтларга юл куймагыз. Туганнарыгызга ярдәм кирәк булуы бар. Сәламәтлеккә килгәндә, тешләр, сөякләр һәм буыннарга игътибар бирергә кирәк.

Чаян
(24.10-22.11)
Гыйнварда керемнәр һәм чыгымнарга игътибар бирү яхшы. Акчагызны партнерыгыз ихтыяҗларына күбрәк туздыруыгыз ихтимал, бу эмоциональ канәгатьсезлек китереп чыгармагае. Кышкы сәяхәтләр күңелле һәм уңышлы узачак. Актив ял һәм спорт сәяхәтләре яратучы Чаяннарга таулы биек урыннарда игътибарлырак булырга кирәк. Елның беренче яртысы уңышлы килешүләр, ике яклы мәхәббәткә корылган никах өчен уңай. Июньнән инвестиция килешүләре төзи башларга, бизнесны берләштерергә, шулай ук үз эшегез яки проектыгызга читтән күпләп акча керүенә исәп тотарга була. Ялгыз чаяннар үзләренең икенче яртысын очратыр дип фаразлана. Язмышны хәл итәрлек очрашулар сәяхәтләр яки уку вакытында булуы мөмкин. Шәхси предприятиеләрегез эшендә тоткарлыклар яки авырлыклар булуы бар, әмма кәефегезне төшермәгез, сабырлык һәм үҗәтлек күрсәтеп, яңа планнар корсагыз, бар да яхшы булыр. Инде ел башыннан үз милегегезгә ревизия ясагыз, яшәү урыныгызны алыштыру яки яхшырак күчемсез милек алу теләге уянырга мөмкин. Күченеп китү, ремонт башлау ихтималы да бар. Өй салучы яки үз йортларында яшәүче Чаяннарга ябык коммуникацияләр һәм канализациягә күбрәк игътибар бирергә киңәш ителә. Сәламәтлек өлкәсендә инфекцияләр һәм вируслар ияртү, кан авырулары башлану ихтималы бар, шуңа күрә даими рәвештә анализлар биреп торырга һәм барысын да контрольдә тотарга тырышыгыз. Өлкән яшьтәге туганнарыгызга игътибар күрсәтергә онытмагыз.

Укчы 
(23.11-21.12)
Елның беренче яртысында эш һәм вазыйфаларның артуы көтелә. Эш урыныгызда абруегыз һәм хөрмәтегез сизелерлек артачак. Коллективыгызның киңәюе һәм кул астыгыздагы хезмәткәрләрнең саны артуы ихтимал. Кайберәүләр эшчәнлекнең берничә төрен яки берничә эш урынын үз җилкәләрендә тартырга тырышыр, иң мөһиме – үзегезгә һәм шәхси мәнфәгатьләрегезгә вакыт калсын. Апрельдә хәзерге эш урыныгызда  кисәк үсү яки бөтенләй карьера баскычы буенча бик нык күтәрелеп, башка бүлек яки оешмага күчү шансы булачак. Финанс ягыннан активлык, күчемсез милек өлкәсендә үзгәрешләр дә күзәтелүе бар. Елның икенче яртысы файдалы һәм дәрәҗәле элемтәләрне арттыру, никах кору, клиентлар базасын киңәйтү, файдалы килешүләр төзү өчен уңайлы булачак. Партнерыгызның керемнәре һәм уңышлары шулай ук үсәчәк. Белем бирү, остазлык һәм коучинг өлкәсендә бизнес алып баручы Укчылар язын үз эшчәнлекләрен бик нык җәелдереп, рейтингларын үстерә алачак. Күренекле кешеләргә дә үзләрен популярлаштыру эшен язын башласалар яхшы. Укчыларның кайберләре әти-әни булачак, шатлык һәм канәгатьлек китерүче үз эшләрен ачачак. Сәламәтлек өлкәсендә бавыр, үт куыгы һәм кан тамырларына зуррак игътибар бирергә кирәк.

Кәҗәмөгез
(22.12-20.01)
Инде ел башыннан кайбер Кәҗәмөгезләр шәхси активлыклары кисәк артуын тоячаклар һәм аларда нидер эшли башлау теләге уяначак. Моны 5 гыйнвардан соң башлау яхшы. Финанслар арту ихтималы бар. Акчаларны уңышлы эшкә салу һәм инвестицияләү мөмкин. Кемдер өстәмә эш алачак, әмма биредә ашыгырга кирәкми һәм яңа эшчәнлек төренә күчкәнче мәсьәләне яхшылап өйрәнегез. Семинарлар, укулар, конференцияләр файда китерәчәк. Иҗади юнәлештә эшләүче Кәҗәмөгезләргә кыюлыкларын җыярга кирәк булачак: үзегез турында белдерер вакыт җитте. Шәхси күргәзмәләр, шоулар оештыру уңыш китерәчәк. Июньнән эшегездә хәл тотрыклыланачак, эшләрегез уңайга китәчәк. Күпләр хезмәт хакы югарырак булган дәрәҗәлерәк урынга эшкә урнашачак. Апрельдә көтмәгәндә гашыйк булып куюыгыз, көтелмәгән бүләк яки күптәннән хыялланган тәкъдим алуыгыз бар. Үзегезне күбрәгрәк яратыгыз, театрларга йөрегез, хобби һәм спортка вакыт табыгыз. Сәяхәтләрдә имгәнүләр алуыгыз бар. Транспорт чараларына яки аларны ремонтлауга вакыт һәм акча табу яхшы. Елның икенче яртысында санаторийларга барып кайтырга һәм организмыгыз торышына игътибар бирергә кирәк. Туклануда чама белергә һәм сыйфатлы ризык кулланырга киңәш ителә.

Сукояр
(21.01-19.02)
Елның беренче биш аенда торак шартларын яхшырту, шулай ук үзегез яши торган торакка яхшы ремонт ясау ихтималы бар. Күчемсез милегегез һәм гаиләдәге кешеләр саны да артырга мөмкин. Йортка яки фатирга кереп торасыз икән, аның бәясе төшүе бар. Кайбер Сукоярларга балаларга яки әти-әниләренә торак сатып алуда катнашырга туры киләчәк. Елның икенче яртысы мәхәббәт очрашулары, тәкъдим ясау, иҗат, яңа проектлар башлап җибәрү, бала табу, ял итү өчен уңайлы. Апрельдә вакыйгалар тиз һәм көтелмәгәнчә үзгәрәчәк, шуңа күрә башыгызны югалтырга кирәкми. Кемнәрдер авыр йөк яки вазыйфалардан котылачак. Күпчелек Сукоярлар тормышларына башкача карый башлаячак, үз-үзләренә һәм эшчәнлекләренә карата мөнәсәбәтләрен үзгәртәчәк. Үзегезне, талантларыгыз һәм мөмкинлекләрегезне ачар өчен вакыт җитеп килә. Үзегезнең кирәклегегезне һәм уникальлегегезне тоячаксыз. Кемдер ниһаять моңа кадәр хыялланырга да кыймаган эш белән шөгыльләнергә карар итәчәк. Һөнәрне, эшне алыштыру да мөмкин, үз-үзегезне тыңларга һәм канәгатьлек китерүче, яшәү энергиясе һәм файда бирүче эш белән шөгыльләнергә кирәк. Финанслар өлкәсен көйләргә кирәк булачак, акча туздыру, сәламәтлеккә бармак аша карауны онытыгыз. Сәламәтлек өлкәсендә ашказаны-эчәк тракты, күкрәк авыруларына игътибарлырак булыгыз.

Балык 
(20.02-20.03)
Ел маҗараларга һәм сюрпризларга бай булырга охшаган, шуңа, бер нәрсәне дә кулдан ычкындырмас өчен, җыйнак булырга һәм вакытны дөрес бүлергә кирәк булачак. Күп кенә Балыкларга үз өсләренә җаваплылык алырга, зирәклек күрсәтергә һәм карарлар кабул итәргә туры киләчәк. Елның төп девизы – тормыш,  гаилә яки җәмгыять хакына яшәү. Эшегез бик күп кебек тоелыр, әмма бар да файдага китәчәк. Гыйнвардан майга кадәр – медиабизнес, укыту һәм белем алу, китаплар язу һәм бастыру, коммерция килешүләре төзү өлкәсендә популярлык казану өчен уңышлы чор. Әгәр үз каналыгызны ачу турында хыялланган булсагыз – вакыт җитте, бу мөмкинлектән файдаланып калыгыз, язын бигрәк тә. Апрельдә мөһим танышуны кулдан ычкындырмагыз, чөнки яңа элемтә тормышыгызны тамырдан үзгәртергә мөмкин. Танышулар һәм элемтәләр артканнан-артачак. Күченеп китүләр, сәяхәткә чыгу ихтималы да бар. Журнал тышлыгына эләгү мөмкинлеге дә килеп чыкмагае. Яраткан кешегез белән сәяхәтләр кызыклы һәм күңелле булачак. Эзотерика, психология, төш юрау, им-том һәм гадәти кеше акылының  чигендә торучы шундый нәрсәләр тиздән үз нәтиҗәсен бирәчәк. Ерак юлга чыгулар, югары көч булган урыннарга сәяхәтләр, ретритлар хуплана. Онлайн-бизнес белән шөгыльләнүчеләргә аның форматын үзгәртергә туры киләчәк. Күп кенә Балыклар яшәү урыныннан китеп, читтә яшәргә карар кылачак. Сәламәтлек өлкәсендә йөрәк-кан тамырлары системасы, тез, балтыр авыруларына зуррак игътибар бирегез. Имгәнү алу куркынычы бар.

ЧЫГАНАК: https://omet-rb.com/articles/bolar-kyzykly/2025-12-13/ya-a-el-yakynlasha-kil-se-elga-astrologlarybyzdan-yoldyznam-4504496

ТАТАР ТУДЕЙ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛЫ - https://t.me/tatartoday

Бәйле