Алсу-Азат Фазлыевларның зур куанычы бар

Алсу һәм Азат Фазлыевлар гаиләсендә куанычлы вакыйга. Алар Казанның яңа микрорайоныннан фатир алган. Сөенече белән Азат Фазлыев сторисларында уртаклашты.

«Эшләгән кешегә бар ишекләр ачык. Аллаһы Тәгаләгә чиксез рәхмәтләребез.

Бик тыгыз көн булды. Бик зур рәхмәт котлауларыгыз өчен. Лайклар куясыз, язасыз! Без үзебез дә башкаларның эшләре уң булса, нәрсәдер сатып алсалар шатланабыз. Бу – бумеранг, башкалар өчен шатлансаң, Аллаһы тәгалә сиңа да бирә. 3 ел элек Алсу белән фатир сатып алган идек. Бүген безгә ачкычлар тапшырдылар. Бик матур урындагы йорт, матур фатир. Алга таба да яңалыкларыбыз булачак әле. Аллаһы тәгаләгә зур рәхмәт, безгә юл ачканы өчен. Үз тырышлыгыбыз белән алдык», – дип сөйләде ул.

Җырчыларның күптән түгел генә шәһәр читендәге яңа йортларына күченүләре турында язган идек.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/ale-alda-tagyn-yanalyklarybyz-bulacak-alsu-azat-fazlyevlarnyn-zur-kuanycy-bar-5877204

Бәйле