Җырчы Лилия Хәйруллина белән маҗаралы хәл булды?

Җырчы Лилия Хәйруллина бер сәүдә үзәгендә маҗаралы хәлгә юлыккан. Бу хакта артист үзенең сторисларында сөйләде.

«Сәүдә үзәге буйлап бара идем. Шул арада яныма бер яшь егет килеп басты. «Ой, сез Лилия бит? Әле бүген иртән генә телевизордан сезнең клипны карадым», – ди. Бераз сөйләшеп басып тордык, ә ул минем телефон номерымны сорады. Бирмәгәч: «Әйдәгез, ичмасам, фотога төшик», – ди башлады. Фотога төштек тә: «Бу фотоларны нинди номерга җибәрергә соң инде?» – ди. «Минем телеграм каналым бар, шунда җибәрә аласың», – дидем. Ул тагын телефонымны сорады, чәй яки кофе эчәргә чакырды. Минем шәхси тормышым, кияүдә булу-булмавым белән кызыксынды, ничә яшь икәнен сорады. Кызык, ә минем балаларым турында беләме икән ул?» – дип көлгән Лилия Хәйруллина.

Лилия Хәйруллина – 4 бала әнисе. Җырчы, «әни булып» эшләүдән тыш, актив рәвештә иҗат белән шөгыльләнергә дә, социаль челтәрләрдә блог алып барырга да өлгерә.

ЧЫГАНАК: https://intertat.tatar/news/balalarym-turynda-belame-ikan-yrcy-liliya-xairullina-belan-maaraly-xal-5877203

Бәйле